Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗабикәләр, сезнең өчен

Идән паласы пычыранса, аны тоз ярдәмендә чистартырга була.

Ул келәмнең төсен ача, яңарта. Моның өчен паласка тигез итеп тоз сибәргә. Берникадәр тотарга һәм сабынлы җылы суга манылган щетка белән ышкырга кирәк. Пычрак тозны ышкып төшергәч, бу процедураны тагын кабатларга була.

Кышын келәмне карда чистартырга да мөмкин. Иң элек тузанын суыртырга яки урамга алып чыгып кагарга кирәк. Келәмнең уң ягын карга җәяргә һәм өстеннән таптап йөрергә. Аннан, карын себереп, кире ягын әйләндерергә һәм таптарга кирәк. Тузан талпаннары суыкта үлә. Шуңа күрә чистартылган келәмне 2-3 сәгать карда яткырырга киңәш ителә.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев