Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗабикәләр колагына

Яшелчәләрне пешергәндә С витамины саклансын дисәгез, аны салкын яки җылымса суга салмагыз. Су кайнап чыккач, аңа иң элек тоз, аннары яшелчәләрне берәмләп кенә салыгыз.

Витаминнар бик кирәк 
Яшелчәләрне пешергәндә С витамины саклансын дисәгез, аны салкын яки җылымса суга салмагыз. Су кайнап чыккач, аңа иң элек тоз, аннары яшелчәләрне берәмләп кенә салыгыз. Барысын бергә салсагыз, су кайнавыннан туктавы ихтимал. Кайбер хуҗабикәләр яшелчәләр пешергәндә суга бераз чәй содасы кушалар. Болай эшләргә ярамый, чөнки сода күп витаминнарны “үтерә”. 
Кәбестәне ничек сакларга? 
Тозланган кәбестә озак торсын өчен, аны пыяла банкага салыгыз һәм өстенә үсемлек мае агызыгыз. 
Азык ничек яхшы 
саклана? 
Барлык төр ризыклар да пыяла яки эмаль савытта яисә кургаш кәгазьдә яхшы саклана. 
Дөге ак булсын дисәң 
Дөге ап-ак булып пешсен өчен, пешергәндә суга лимон согы яисә лимон кислотасы өстиләр. 
Суганның әчесен 
ничек бетерергә? 
Башлы суганның әче тәме бетсен өчен, аны түгәрәкләп тураганнан соң, тозлап, салкын суда 5-10 минут тоталар. Шулай ук суганны сөзгечкә салып, өстенә башта –кайнар, аннары салкын су коялар. 
Фасоль ничек пешә? 
Фасоль һәм ногыт борчагын башта суда җебетергә кирәк. Ул каплаулы савытта талгын утта 1-2 сәгать кайнап пешәргә тиеш. Фасольгә 3 л су алына. Пешкәндә тоз салынмый. 
Сарымсакны 
ничек чистартыргаГ 
Сарымсакны чистарту җиңелрәк булсын өчен, аны тастымалга урап, кул белән әкрен генә суккалагыз. Кабыгы кубып төшә һәм чистартуы җиңелләшә. 
Керән ачылыгын 
ни ала? 
Керән бик ачы булса, уып бетергәч, кайнар су белән пешекләп, өстен томалап куегыз. Әзер керәнне табынга чыгарыр алдыннан бераз кызыл чөгендер суы салып болгатсаң, тәмле һәм төсе матур була. Майлы ит янына керәнне каймак яки майонез салып бирәләр. 
Томат пастасы 
тигез таралсын өчен 
Куе томат пастасы ашка тигез таралсын өчен, аны салкын суда изеп салалар. Томатны ашка аерым кайнатып та салырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев