Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗабикәләр колагына. Җәй тәме – җиләктә

Балалар да, олылар да ярата торган җиләк тәмле генә түгел, бик файдалы да әле. С витаминының күләме буенча бакча җиләге кара карлыганнан гына калыша. 5 данә җиләктә бер зур әфлисундагы кебек үк күләмдә С витамины бар.

Ә фолий кислотасы хәтта виноград һәм кура җиләгендәгедән дә күбрәк. Бакча җиләге кан тамырларын һәм иммунитетны ныгыта, организмны төрле вируслардан сакларга сәләтле. Шулай ук микробларга һәм ялкынсынуларга каршы тәэсире көчле. Ашказаны, тамак авырулары белән интеккән кешеләр бакча җиләгеннән күп файда күрергә мөмкин. Хәтта авыздан начар ис килгәндә дә бакча җиләге ярдәм итә ала. Моннан башка бу җиләк йодка бай, канда шикәр микъдарын түбәнәйтә. Азканлылык булганда һәм йөрәк авыруларыннан ярдәм итә. Бакча җиләге туңдырылган хәлдә витаминнарын югалтмыйча, алты айга кадәр саклана ала.Варенье ясау өчен 1 кг җир җиләге, 400 гр шикәр комы кирәк.Җир җиләген яхшылып юабыз, чүбеннән арындырабыз һәм тирән эчле савытка салып, өстенә шикәр комы сибеп, 4-5 сәгатькә суыткычка куябыз.Шикәрле җиләкләрне кәстрүлгә бушатабыз. Сүлпән утта кайнатып чыгарабыз да, өстенә җыелган күбеген алып, 5 минут кайнатабыз.Вареньены кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Суынгач суыткычка куябыз.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев