Мөслим-информ

Хуҗабикәләр колагына. Сөт хәйләләре

* Винегретка бер аш кашыгы сөт һәм бер чәй кашыгы шикәр комы салып болгатсаң, ул тагын да тәмләнә. * Сөт кушылган горчица озак кипшерми.

* Винегретка бер аш кашыгы сөт һәм бер чәй кашыгы шикәр комы салып болгатсаң, ул тагын да тәмләнә.
* Сөт кушылган горчица озак кипшерми.
* Сөткә салып тоткан балык тәмлерәк пешә.
* Кипкән гөмбәне берничә сәгать тозлы сөткә салып тотсагыз, ул әле генә җыеп алган кебек булыр.
* Әгәр сезгә сарык итенең исе ошамаса, аны бер сәгать сөттә тотып, сарымсак белән ышкыгыз.
* Яртылаш сөт кушылган шулпа тәмлерәк була. Моның өчен кайнар сөтне кәстрүлгә яисә тәлинкәгә салып бирегез.
* Икенче ашка әзерлисе ит йомшак булсын дисәгез, аны бер сәгать сөткә салып тотыгыз.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: