Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗабикәгә уңышлар

Кара карлыган компоты матуррак булсын өчен, катырак, калынрак кабыклы җимеш алырга кирәк.

• Кара карлыган компоты матуррак булсын өчен, катырак, калынрак кабыклы җимеш алырга кирәк. Артык юка кабыклы карлыган кайнар суда шартлый һәм компотның төсе бозыла.

• Ипи савытына бер кисәк алма куйсагыз ипи озаграк сакланыр.

• Фрикаделька тәмлерәк булсын өчен, ит фаршына аз гына йомшак эремчек һәм 1-2 аш кашыгы вак итеп туралган яшел тәмләткечләр кушарга кирәк.

• Салат хуш ислерәк булсын өчен, аңа лимон кабыгы салып торалар.

• Керәннең әчесен киметү өчен әзерләр алдыннан кайнар су белән пешекләп алалар.

• Яшелчәләрне караңгыда сакларга кирәк. Яктыда алардагы каротин таркала башлый.

• Кузгалак һәм кычытканны ашка азактан гына салырга кирәк. Кәстрүл капкачын япмыйча кайнатыгыз. Шул чакта алар матур яшел төсен саклап калыр.

• Кара миләш кайнатмасы артык төче булмасын өчен, миләшнең 1/5е кадәр алма яки 1кг җимешкә 2 г исәбенннән лимон кислотасы кушалар. Иң элек миләшне кайнар суда 3-5 минут пешекләп алырга кирәк.

• Камыр әйберсе пешергәндә, рецептта күрсәтелгән күләмдәге шикәрне бал белән алыштырырга мөмкин. Бал ачырак булганлыктан, аны шикәргә караганда 1/5 өлеш күбрәк алырга кирәк.

• Сөтле ашта макарон начар пешә. Шуңа аны аерым савытта тозлы суда пешереп, шулпага салу яхшырак.

• Петрушканы салкын суда түгел, ә җылымса суда юганда хуш ислерәк була.

• Чөгендер пешкән су (тозлы булмаса) бүлмә гөлләре өчен бик яхшы ашлама.

• Фасоль, борчак тизрәк пешсен өчен һәр 5-10 минут саен суына бер аш кашыгы салкын су өстәп торыгыз.

• Кызыл чөгендерне тозлы суда пешермәгез. Югыйсә, аның тәме бозыла.

• Азык-төлекне караңгы һәм салкын урында сакларга кирәк. 

• Яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшел үләнне суда озак тотарга ярамый.

• Продуктларны артык көчле кояш яктысында яисә ясалма яктылыкта тотмаска тырышыгыз. 

• Азыкларны алдан ук турап куймаска, әзерләү барышында гына кисәргә кирәк.

• Ит белән балыкны фольгага төреп пешерсәң, алардагы файдалы матдәләр күбрәк сакланып калачак.

• Кузаклы үсемлекләрне җебетергә салынган суда витаминнар күп була, шуның өчен аны ашарга пешергәндә кулланырга мөмкин.

• Туң итне, суга салмыйча гына, бүлмә температурасында эретергә кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев