Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗабикә колагына

Бәрәңге суына аз гына атланмай салсагыз, ул тизрәк пешәр. 


Камырга кушарга йомырка булмаса, ярты банан салыгыз. 
Борчак белән фасоль тиз пешсен өчен аны тозсыз суда пешерегез һәм ун минут саен кәстрүлгә берәр аш кашыгы салкын су өстәп торыгыз. 
Аяк киемен тизрәк киптерү өчен табада тоз җылытыгыз һәм аны оекбашка тутырып, аяк киеме эченә тыгып куегыз. 
Сөт тизрәк кайнасын өчен аңа бер чеметем шикәр салыгыз. 
Аш бүлмәсендәге исне бетерү өчен табага бер аш кашыгы аш серкәсе салып, парга әйләнеп беткәнче утта тотыгыз. 
Пыяла ватылса, аның кыйпылчыкларын пластилин ярдәмендә җыегыз. 
Сыр тиз кипмәсен өчен, аны тозлы суга манып алынган чиста тукымага төреп куегыз. 
Кипкән сырны йомшарту өчен аны берникадәр вакытка сөткә салып торалар. 
Сырны угычта уар алдыннан угычка сыек май сылагыз. Алай иткәндә, сыр ябышмаячак, угычны юарга җайлы булачак. 
Кәбестә пешкән кәстрүлгә бер кисәк икмәк салсагыз, аның исе бүлмәгә таралмас.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев