Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәтерләр уяу булсын!

Әфганчылар белән оештырылган чараларга, гадәттә, Рушат Солтанов машинасында барабыз. Нинди генә вазыйфаларда эшләмәсен, ул әфганчыларның якын дусты булып калды, һәр чарага бөтен барлыгын биреп әзерләнә, күңелләргә үтеп керерлек, күзләрдән яшь китерерлек итеп алып бара. Күбәктә туып үскән Илһам Камалов истәлегенә такта кую чарасына барганда да сүзебез гел әфганчылар тирәсендә бөтерелде. Әнә, Мөслимне чыгып бераз баруга, әфганчылар, төнге яңгырдан соң боз белән капланган олы трассадан җай гына барган машинабызны узып, сәлам биреп китә башлады. Безнең арттан колонна булып тезелгәннәре дә шактый җыелды.

Күбәк авыл башына без әнә шулай туй машиналарыдай (ләкин “тимер ат”лар гына туй атрибутикалары урынына байраклар белән бизәлгән) тезелеп килеп җиттек. Әфганчылар якын туганнардай кочаклашып исәнләшә, хәл белешә. Әфган лексиконындагы “бача” сүзе дә ишетелеп ала. Әфган сугышы ветераннары өчен “бача” дус, туган, абый мәгънәләреннән дә өстен санала. Алар өчен сугышчан дуслыкның кадере еллар үткән саен арта гына бара. Шулай булмаса, һәр чакыруга бердәм булып, республиканың төрле почмакларыннан җыелмаслар иде. Бу юлы Тукай, Минзәлә, Сарман, Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Чистай районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән килгән иде әфганчылар.

УТЛАР КИЧКӘН ЕГЕТ Рушат Җәүдәтович Күбәк авылы батырының укытучысы да булган икән. – Илһам елмаеп кына торучы якты йөзле, ипле бала иде. Бик тере, хәрәкәтчән, инсафлы укучы булып күңелдә калды. Гел “4”ле һәм “5”ле билгеләренә укыды, тәртипле, тыйнак булды, – дип искә алды аны Рушат Җәүдәтович. ...Күбәк авылында яшәүче Әскыя һәм Тимергали Камаловлар гаиләсендә 1964нче елның 20 октябрендә икенче бала булып дөньяга килә Илһам. Колхозда механизатор булып эшләүче әтиләре хезмәт урынындагы фаҗига аркасында вакытсыз вафат була. Колхозда гына түгел, район күләмендә танылган сыер савучы булган әниләре Әскыя апа биш бала белән тол кала. Илһам, урта белем алганнан соң, хәрби комиссариат юлламасы буенча Минзәләдә шоферлыкка укый. Авылда партком секретарен йөртә. Яше кергәч, армия сафларына чакырыла. Аның хәрби хезмәт юлы Әфганстанда үтә. Алты ай урынына өч ай гына “учебка”да булган солдатларны таулар иленә алып китәләр. Илһам Камаловка хәрби частьләрне су белән тәэмин итү бурычы йөкләнә. Әфганстанда суның чын мәгънәсендә яшәү чыганагы, ни дәрәҗәдә кадерле икәнен анда булганнар гына аңлыйдыр. Шуңа күрә дә дошман су ташучы автомашиналарны сагалап кына тора, автоколонналарга әледән-әле ут ача. Шундый бәрелешләрнең берсендә Илһамның машинасы шартлый. Егет каты яралана, шартлау нәтиҗәсендә аның йөзе һәм куллары нык кына пешә. Ташкент шәһәрендә өч ай дәваланганнан соң, Илһамны кабат үз частенә җибәрәләр. Һәр чакрымда үлем сагалаган хәвефле юлда озак йөрергә туры килми. Кабулга илтүче юлдагы кичүдә Илһамның “Урал” машинасын дошман кабат шартлата. Илһамны бу юлы да үлем җиңә алмый. Ике аягының да сөякләре чәрдәкләнеп бетеп сынган солдатны Ленинградтагы хәрби госпитальгә озаталар. Дүрт айдан аякка баскан Илһам, ун көн туган авылында җанына һәм тәненә дәва алганнан соң, кабат утлы әфган җиренә китә. Хәрби бурычын намус белән үтәгән Илһам Камалов бик күп бүләкләргә лаек була. Алар арасында иң дәрәҗәлесе – “Батырлык өчен” медале. Егет армия хезмәтеннән соң да шофер була, соңрак КамАЗда сак хезмәтендә эшли, фатир ала. Хатыны Наилә белән ике ул – Илдар һәм Марсельне үстерәләр. Ләкин Илһамга балалары өчен сөенеп озак яшәргә насыйп булмый. 36 яшендә каты авыру аны гаиләсеннән, туганнарыннан, дусларыннан аера. ИГАНӘЧЕЛӘР ЯРДӘМЕ БЕЛӘН Әнә шундый батыр йөрәкле якташыбызның исемен мәңгеләштерү өчен күпләр янып йөргән. Илһамның бертуган энесе – отставкадагы полиция майоры, Чечен республикасында биш тапкыр командировкада булып кайткан Ирек Камалов абыйсына истәлек тактасы кую турында үз-үзенә сүз биргән булган. Авылдашы Айрат Мәрдәнов белән сөйләшүдән соң, бу фикер тагын да куәтләнә. Чыгышы белән Күбәк авылыннан булган Илдар Кадыйров, Айрат Мәрдәнов, Иске Әлмәттән – әфганчы Илсур Садыйков, Ташлыяр егете – әфган сугышы ветераны Рәшит Хәмидуллин да чараның иганәчеләре булган. Чарада катнашкан район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, районның Иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов, әфган сугышы ветераннары аларга рәхмәтләрен ирештерделәр. Мондый чараларның батырлар онытылмасын, хәтерләр уяу булсын өчен үткәрелүен ассызыкладылар. – Әфган сугышында батырларча һәлак булган һәм туган илгә кайтканнан соң арабыздан киткән 12 әфганчы егетебез истәлегенә хәтер такталары куйган идек инде. Батыр якташларыбызның исемен мәңгеләштерү алга таба да дәвам итәчәк, – диде районның сугышчы-интернационалистлар оешмасы җитәкчесе Данил Госманов. Истәлек тактасын куйганнан соң, әфганчылар Илһам Камаловның каберен зиярәт кылды. Сөйләшү Күбәк урта мәктәбендә әзерләнгән табын артында дәвам итте. Ул көнне әфганчылар хәрәкәтен җанландыруда актив катнашучылар өчен әзерләнгән Рәхмәт хатлары, истәлек медальләре дә үз ияләрен тапты. Минзәләдән килгән автор башкаручы Рөстәм Әхмәтҗанов әфганчыларга багышланган җырларын бүләк итте. – Күбәк авылының батыр улы истәлегенә куелган элмә тактаны күргән һәркем горурлану хисләре кичерер, ә гаиләсенең һәм якыннарының күңелләрен җылытып торыр, үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләүдә ярдәм итәр, – диде чараны йомгаклап Рушат Солтанов. Әлфинур НОГМАНОВА. Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев