Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Хәтер юлы” тарихи-мемориаль комплексы мультимедиа галерея булдырыла

Ветераннарга хөрмәт йөзеннән, Ватан сакчылары истәлеген мәңгеләштерү максатында Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан РФ Оборона министрлыгының “Патриот” хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркында РФ Хәрби көчләренең баш гыйбадәтханәсен төзү турында карар кабул ителде.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бердәм базасын булдыру һәм сугыш турындагы мозаика картиналарында файдалану һәм гыйбадәтханә территориясендәге “Хәтер юлы” галереясында фотоларны терминаллар аша карау өчен республиканың, район-шәһәрләрнең  хәрби комиссариатлары гражданнарның шәхси архивларындагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотоларын һәм 1941-1945 еллардагы фронт хатларын җыюны дәвам итә.

ТР хәрби комиссариаты тарафыннан 24 мең 520 фото җыелган. Татарстанда туган 684 мең фронтовик турында мәгълүмат, аныкланып, “Хәтер юлы” галереясына тапшырылган. Булган фотолар (сугыш һәм сугыштан соңгы), мәгълүмат һәм фронт хатлары белән хәрби комиссариатларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре материалларны сканерлап кире үзегезгә тапшырачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев