Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Хәтер юлы” тарихи-мемориаль комплексы мультимедиа галерея булдырыла

Бөек Ватан сугышы ветераннары турында хатирәләрне сакларга теләүчеләр Сарман районы, Сарман авылы, Муса Җәлил урамы, 57а йорт адресы буенча Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә яисә РФ Саклану министрлыгы сайты аша фотосурәтләрне урнаштыра ала.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап

Хәтер юлы

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, оборона предприятиеләре хезмәткәрләре һәм Ленинград камалышын кичерүчеләрнең истәлеген мәңгеләштерү максатында Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Баш чиркәвендә “Хәтер юлы” тарихи-мемориаль комплексы мультимедиа галереясе булдырыла. Бу проект – Бөек Ватан сугышы елларында халык батырлыгының конкрет кеше язмышлары аша күрсәтелгән тарихының кыйммәтле һәйкәле. Галереяне тулыландыру буенча эш агымдагы ел башында аеруча активлашты. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында мәгълүматны Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариаты хезмәткәрләре районның авыл җирлекләре белән берлектә туплады. Районыбызның һәр кешесенең әлеге комплекста үз туганнарының фотосурәтләрен урнаштыру мөмкинлеге бар.

– Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнары турында өстәмә мәгълүматларны әле бүген дә кабул итәбез. Якыннарының фоторәсемнәрен урнаштырырга теләүчеләр әле бүген дә безгә яки яшәү урыны буенча авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итә ала. Сугышчының исем-фамилиясе, атасының исеме, хәрби званиесе, туган елы, урыны, фронтка кайсы хәрби комиссариаттан алынуы, хәрби бүләкләре һәм фоторәсеме кирәк, – ди Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатының мобилизацияләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльмира Мәрдәнова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама