Мөслим-информ

Хәтер-хатирә. Кыш

Бүген урамда салкын. Ка¬занда да минус 23 булган. Салкынмы инде бу? Шулай да уйларымны балачак-ка борырга көче җитте бит әле.

Менә була иде ул салкын­нар без үскәндә! Минус 32-35 градуска кадәр җитә иде сал­кынлык. Төкереп карыйбыз, ул шунда ук бозга әйләнә. Ан­дый салкын көннәрдә иртән торуга беренче булып баш­ка “Бүген уку буламы?” дигән уй килә. Күзләрне ачуга яла­наякка итекне генә кия­без дә, мәктәптә кызыл әләм эленгәнме, юкмы икәнен ка­рарга дип, күлмәкчән ки­леш ишеккә ташланабыз. Әнкәйнең: “Кая чабасың ялан­баш, яулык яп!” – дигән сүзенә ялт кына кулга эләккән шәлне башка бөркибез. Мәктәп ерак түгел – биш йорт үтүгә, әләмне күреп, кире өйгә чаба­быз. Күплектә сөйлим, чөнки мәктәпнең күп баласы шулай эшләде. Авыл башында тор­ганнар да, яланөс кенә чапты­рып карап китә иде.

Ура!!! Ура!!! Ураааааа!!! Бүген Бәләкәй буа тавын­да озак итеп рәхәтләнеп шу­арга була. Укыганда тиз караңгылана, шуңа уен ял көне генә эләгә. Аннан-мон­нан гына капкалыйбыз да, Гөлфирә сеңлем белән чы­гып йөгерәбез тауга. Чү, соңга да калганбыз бугай – буадан бала-чаганың чыр-чу килгән тавышлары килә. Хактан да, хәйран ару төркем җыелган. Аллага шөкер, ул чакта бала- чагага “кытлык” булмады, һәр авылда җитәрлек иде алар. Сугыштан назга сусап кайт­кан әтиләр берничә ел эчендә балалар планын “тутырды”. Иренмичә күпләп “стругать” иттеләр. Бик сирәк өйдә – бер- ике, калганнарында дүрт, биш, алты бала иде.

Кабат Бәләкәй буа тавы­на кайтыйк әле. Тау инде шуа-шуа әйбәт кенә шомар­ган, бозы ялтырап тора. Кем аягүрә, кем чана белән, кем фанер кисәгендә элдерә генә аска. “Кит юлдан, бәрәм бит!” дигән сүзләр генә ишетелеп кала. Юлдан чыга алмый тор­ганын бәреп тә егалар. Борын каный инде ул, анысы зур бәла түгел. Даруы аяк астын­да – тиз генә борынга каты кар кисәген куясың. Үпкә-сапка юк, әти-әнигә әләкләшү ту­рында уйламыйсың да.

Малайлар малайлар инде! Ничә кат егылып, чанаңны сөйрәп тау башына ме­неп җитәсең. Чананы шу­арга көйләп кенә куясың: җир астыннан үсеп чыккан­дай малай-шалайның бер­се чанаңа утыра да түбәнгә элдерә. “Тотсам, кирәгеңне бирәм!” дип янаган булабыз әле. Бар, тотып кара аларны, күптән инде икенче “ачык авызны” тапкан булалар.

Безнең ишеләр янына буаның бизәге булган Илкам белән Дилшат та килә. Алар үзләре әзерләп куйган трам­плинлы чаңгы юлыннан шуа. Буа бер тын, сулыш та ал­мыйча, Илкамның, гәүдәсен чын спортчыларча уйнатып, сикерә-сикерә чаңгы шуга­нын карап тора. Искитмәле күренеш!

Соң гына, “ачлык бабай” үзәккә үткәч кенә, өйләргә таралышабыз. Кышын рәхәт: бәпкә саклыйсы да, бакча­га сибү өчен көянтә-чиләк белән су ташыйсы да, бәрәңге, чөгендер эшкәртәсе, черкигә талата-талата җиләк җыясы да юк. Февраль айларында әнкәйләрнең: “Утын җитәрме икән?”, “Малларга азыкны каян аласы булыр?” дигән сүзләре колакка кергәли үзе. Ләкин безнең мәшәкать бул­магач, ул сүзләр колакка ни­чек керә, шулай чыгып та китә. Безнең өчен дөньяның иң рәхәте саналган планнан тыш “каникуллар” кышын әле берничә тапкыр күзәтелә, аларның атнадан артып киткәннәре дә була иде. Сал­кыннарда көнгә өчәр яга иде әнкәй мичкә. Ул утын ничек җитсен ди?!

Кышның рәхәте салкын көннәрдә генә түгел, сихри матурлыгы белән дә әсир итә. Яңа яуган кардан соң көрт ерып йөрүдән дә тәм таптык. Көрт шундый тирән, итек­не тартып ала да кала. Аны эзләп, куллар күшегеп бетә. Гөлфирә андый көннәрдә чаңгы тагып чыга, мин чаңгы яратмыйм. Кыш дәвамында берничә чаңгының “башына җитә” сеңлем. Әти аңа чаңгы сатып алып туеп бетә. Апты­рагач, имән тактадан сунар­чылар кия торган киң кы­ска чаңгы ясап бирде. Вәт рәхәтләнде сеңлем! Икенче бер “күңелсезлек” көтеп тор­ган икән үзен. Бер көнне йокы аралаш кына әнкәйнең тавы­шын ишеттем:

– Сәгыйдулла, Гөлфирәбез тояк-итеген тишкән бит әле...

– Ярар, олтан салырбыз инде, чөй генә ясыйм да, – ди әти.

Әти көнен чөй юнып үткәрде. Аны каксаң, олтан теккән җеп озаккарак чы­дый, янәсе. Төн утырып ол­тан салды әти. Гөлфирә икенче көнне “герой” булып йөрде. Кар да явып киткән. Яңа яуган кар өстенә баса, анда чалт итеп чөйләрдән эз төшә. Ул эзләрнең матур­лыгы! Әти, бөтен осталы­гын, күңел җылысын биреп, нык булсын дип тырышкан. Шул матурлыкны бетерергә кызганып, көне буе башка­лар шуганны гына күзәтеп торды сеңлем. Икенче көнгә түземлеге бетте моның. Көн азагына итек чаңгыдан шәбрәк шуа иде инде. Кыза­рып пешеп өйгә кайтып кер­дек. Сеңлем, гадәттәгечә, боз­ланып каткан пәлтә итәген әнкәйгә күрсәтмәскә тыры­шып, туры аралыкка юл ал­макчы иде дә, кулын ишек тот­касыннан ычкындыруы бул­ды, бозга әйләнгән олтанлы итек аны, күз ачып йомганчы, түр тәрәзә янына ук “илтеп куйды”. Бер атнага да түзмәде олтан. Җепләре өзелеп “чәчәк атты”, кичкә берсе төшеп тә калды. Эләкте дә соң әтидән!

– Мин бу итек белән Мәскәүгә жәяү барып житә идем!

– Юк, Сәгыйдулла, син дә барып җитми идең Мәскәүгә. Ярар инде, ачуланма, уйнап калсын. Кыз бала бит, әле алда нинди язмыш көтә үзен?!

– Ярар, иртәнгә йон үлчәп кертеп куярсың, яңа итек бас­мый булмас...

Шулай итеп сеңлемә бер кышка ике пар яңа итек тия иде. Нинди генә хәлләрдә дә ачуланмады безне әнкәй.

– Кыз бала кунак кына ул, – ди иде.

...Интернет та юк, смс та язышмыйбыз. Тиз генә бер- беребезнең хәлен белеп кайта­быз, алдагы “эшләрне” дә шун­да ук планлаштырабыз. Бер көн эчендә ничә төрле уен уй­нарга өлгерәбез! Окоп казып, катып беткәнче шунда ята­быз. Анысы – “сугыш”лы уены. Кайбер хәрәмләшүчеләр сине эзләп тә тормый өйләренә кайтып китә. Ә син, тапкан­нарын көтеп, катып беткәнче ятасың окоп эчендә. Андый­ларны яңадан уенга алу юк иде.

Без үскәндә мал абзарлары тәбәнәк, түбәсе саламнан иде. Кышын анда ярты метрлап кар ята, аста – бер метр ера­клыкта гына – кар көрте. Вәт сикереп тә куябыз түбәдән! Иң өскә менеп, арт белән шуып төшәбез. Сөйләп, язып бете­рерлек түгел андагы рәхәтлек. Рәхәт белән янәшә михнәте дә йөри бит әле аның. Бер-ике көн дигәндә лапас түбәсенең саламы бер якка күчеп, мал­лар безгә карап тора башлый. Бу – әтидән хәйран гына шелтә сүзе эләгүгә бер сәбәп. Ачулан­са да, безнең рәхәт уеннарга киртә куймый иде әти. Түбә тишеген, юлда төшеп калган саламнарны җыйнаштырып булса да, ямаштыра иде. Күпме “этлекләр” эшләсәк тә, әтиләр, әнкәйләр түзде, яратып туя алмадылар үзебезне. “Аллага шөкер, исән-сау бит әле бала­лар, бала-чага уйнамый үсми инде ул” дигән фикер белән яшәделәр. Катып-өшеп йөрсәк тә, чирләмәдек.

Ул чорны бүгенге белән чагыштырам да хәйран ка­лам. Балалар хәзер кайсы ел фасылының рәхәтен татый икән?! Язын-көзен – аяк асты пычрак дип, җәен – кояш су­гудан куркып, сабыйлар­ны өйдән дә чыгармыйлар. Кышны әйтәсе дә юк. 4-5 гра­дус салкын да куркыта әти- әниләрне. Балалар бакчасы­на баручы сабыйларны карап торам: космонавтлар кебек киендергәннәр мескеннәрне. Калын-калын куртка-чал­бар кигән сабыйлар көч-хәл белән хәрәкәтләнәләр. Синте­пон тутырылган ул кием һава үткәрми, бала-чага тик тор­ганда да тирләп чыга. Киеме юеш булгач, яфрак җиленнән дә чирләргә генә торалар. Их, бар иде заманалар!

Сәйдә Нәбиуллина.

Флүн Вилданов фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: