Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәтер бакчасы

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 18 мартта “Хәтер бакчасы” халыкара акциясенә старт бирелде. Ул 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Хәтер бакчасы” агач утырту акциясенең максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион совет кешесе истәлегенә парк һәм скверларда шулкадәр агач үсентесе утырту. Татарстанның яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган 350 мең үлемсез батыры истәлегенә республика территориясендә 483 меңнән артык үсенте утыртылачак. Халыкара акциягә Мөслим дә актив кушылды.
Бу көнне районга Алабуга, Бөгелмә, Чирмешән, Минзәлә, Лениногорск, Мамадыш, Кама Тамагы районнары урманчылыклары һәм урман-янгын үзәге хезмәткәрләре килде. Алар үзләре алып килгән агач-куакларны “Кояшлы Ык” ял зонасында утыртты. 
– Урман – җиребезнең үпкәсе. Шуңа агачларны күпләп утыртырга кирәк. Алабуга урманчылыгы ел саен 100 гектардан артык мәйданда агач-куаклар утырта. Мөслимдә мондый матур ял урыны төзелүен ишеткән идек, әмма күргән юк иде әле. Биредә үзебездән истәлек калдыруыбыз белән горурланабыз, – ди Алабуга урман хуҗалыгы җитәкчесе Миңнегали Мөхәмәтҗанов.
“Кояшлы Ык” ял зонасында бу көнне 13 төрдә 3 меңнән артык агач-куаклар утыртылды. Мөслим һәм Минзәлә урманчылары үсентеләрне ял зонасына керү өлешендә утыртты.
– Бүген 250 төп чыршы, 50 төп миләш һәм шулкадәр үк юкә үсентесе утыртабыз. Агач-куаклар баш калкытканнан соң “Кояшлы Ык” ял зонасы тагын да матураеп, яшелләнеп калыр, – ди Усы урманчылыгы урманчысы Ринат Гыймранов.
Әйе, бүген утыртылган агач-куаклар, үсеп, яфрак ярырлар, чәчәкләре тирә-юньгә хуш ис таратыр, талгын җилдә тибрәлеп, үзләрен утыртучыларны да, сугыш кырларында ятып калган батыр якташларыбызны да онытмаска чакырырлар. Халыкара акциядә катнашучы һәркем әлеге агачларны утыртканда сугышта һәлак булган якыннары турында уйлагандыр. Агач-куаклар бүгенге бәхетле тормышыбыз хакына фронтта башларын салган райондашларыбызны хәтерләтеп торсыннар, бездән соңгы яшь буын да аларны тәрбияләп үстерсен, хөрмәт белән карасын, дип теләгәндер.

Акцияне оештыручылар әлеге чарага һәр гаиләне кушылырга чакыра. Йортыгыз янында, үз участогыгызда Бөек Җиңүне якынайтуга өлеш керткән якыннарыгыз хөрмәтенә агач-куаклар утыртып, бу хакта мәгълүмат белән социаль челтәрләрдә бүлешә аласыз. #СадПамятиДома хэштегын да куярга онытмагыз. Шул рәвешле сезнең үз “Хәтер бакчагыз” барлыкка килер, ди акцияне оештыручылар.

Фәридә Гайнетдинова.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев