Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрби хезмәткә әзерләнделәр

Хәрби хезмәткә әзерлек зур түземлек һәм чыныгу таләп итә. Озак еллар дәвамында районда хәрби хезмәткә әзерлек көннәре уза. Элегрәк ул биш көнгә сузылса, соңгы елларда өч көн дәвам итә. Анда район мәктәпләренең 10 класс егетләре катнаша.

Хәрби өйрәнүләр быел да гимназия базасында узды. Чөнки гимназиядә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча ныклы база булдырылды. Чараның оештыручылары – район мәгариф идарәсе, ДОСААФның район бүлеге, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат. Өйрәнүләрдә катнашкан 30дан артык егет өч көн дәвамында хәрби тормыш белән яшәде, армия Уставын өйрәнде, строй әзерлеге һәм тактик өйрәнүләр узды. 
– Хәрби хезмәт үтү – һәр ир-егетнең изге бурычы. Сез, күпмедер дәрәҗәдә хәрби тормыш белән танышып, аның нечкәлекләренә өйрәнәсез. Әлеге өйрәнүләр сезгә килә-чәктә армия тормышын җиңел узарга ярдәм итәр, дип ышанам, – диде чараны йомгаклау тантанасында мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов. 
ДОСААФ бүлеге җитәкчесе Наил Бәдретдинов та җыеннарның файдалы булуын әйтте: 
– Булачак ил сакчылары үзләренең осталыкларын, яхшы әзерлекләрен күрсәтте. Егетләргә һәм аларны әзерләгән тормыш иминлеге нигезләре укытучыларына рәхмәт җиткерәм. 
Өйрәнүләрдән соң Рафаэль Демидов яхшы әзерлек күрсәткән егетләргә һәм аларның укытучыларына район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. 
Фәридә 
Гайнетдинова. 
Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев