Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрби исәп өстәленә – 15 ел

8 апрельдә Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Мөслим районы хәрби исәп өстәле төзелүгә быел 15 ел тулды. Мөслим авыл җирлеге башкар­ма комитеты каршында эшләүче оешмада Чулпан Шәймөхәмәтова һәм Гөлнара Хафизова хезмәт куя.

– Барлык оешмалар да хәрби бу­рычлылар исәбен алып барырга тиеш. Айга ике тапкыр эш бирүче безгә хәрби бурычлы хезмәткәрләре турында мәгълүмат тапшыра. Хезмәткәр өйләнсә, баласы туса, эш яисә яшәү урынын алыштырса, мәгълүматлар яңартыла, – ди Чул­пан Шәймөхәмәтова.

Хәрби-исәп өстәле белгечләре гражданнарны хәрби исәпкә ку­юны гамәлгә ашырудан тыш, гражданнарның хәрби исәпкә алу документлары һәм хәрби комиссариатның хәрби исәпкә кую турындагы тамгалары булуын да тикшерә, беренчел исәпкә алу кар­точкаларын тутыра. Быел ел башын­нан Мөслим авыл җирлегендәге 2005 елгы 47 егет беренчел исәпкә алынган. Язгы һәм көзге чакыры­лыш чорында яшүсмерләрне хәрби исәпкә беренчел кую эше аеруча актуальләшә. Хәрби хезмәткә ча­кырылырга тиешле гражданнарны хәрби исәпкә алуның тулылыгын һәм вакытында үтәлешен тәэмин итү мөһим. Җирлегебездә хәрби бу­рычлы булган запастагы 2112 граж­данин исәпләнә.

– Читтән безнең эш бик җайлы кебек тоелса да, үз авырлыгы да бар. Бигрәк тә повестка таратканда. По­вестканы алырга теләмичә качып йөрүчеләр, ишекләрен ачмаучылар бар. Мөслим авыл җирлегендә яшәп тә, хәрби исәптә тормаган яки хәрби билеты булмаган гражданнар бар. Аларны ачыклау – шулай ук безнең өстә. Район хәрби комиссариаты таләбе белән без хәрби хезмәткә ча­кырылу турында хәбәр итәбез. По­вестка тапшыргач, егетләрнең билгеләнгән вакытка хәрби комисса­риатка килүләрен дә тәэмин итәргә тиешбез, – ди Гөлнара Хафизова.

Хәрби билет ул – хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданның таныклыгы. Хәрби исәп өстәле кызлары хәрби хезмәттән качып йөрүчеләргә аңлату эшләрен дә алып бара.

Хәрби исәп өстәле район территориясендә урнашкан пред­приятие, учреждениеләрнең исәбен алып бара, беренчел исәп карточкаларының исәп мәгълүматларын хуҗалык ки­таплары, предприятие һәм учреждениеләрнең кадрлар бүлеге белгечләре белән чагыштыра. 1995нче елның 12 гыйнварында чыккан “Ветераннар турында”гы федераль закон нигезендә хәрби комиссариат сугышта һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, анда һәлак булганнарның гаиләләренә со­циаль ярдәм күрсәтү эшен дә алып бара.

Хәрби бурычлы ир-егетнең гамәлдәге законнар нигезендә армиядә хезмәт итәргә, кирәк икән, үз дәүләтен һәм халкын яклар­га тиешлеге турында еш ишетәбез. Җирлегебездә ил чиген сакларга теләүчеләр саны аз түгел. Бүгенге көндә Үзәк хәрби округында, Пе­тербург, Мәскәү, Самара, Сверд­ловск өлкәләрендә 42 егетебез хәрби хезмәт үтә.

– Язгы чакырылышта тагын 15 егет армия сафларына алыныр, дип көтәбез. Бүген егетләр медицина күзәтүе үтә. Быел язгы чакырылыш­та 80 егет медицина күзәтүе үтәргә тиеш. Контракт буенча хезмәт итү белән кызыксынучылар да байтак. Контракт буенча хәрби хезмәт үтү турында аңлату эшләре алып ба­рыла. Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә хәрби исәп өстәле зур көч куя, кызлар тематик мәдәни-массакүләм чараларда да актив катнаша, – ди районның хәрби хезмәткә чакыру буенча резервтагы хәрби комиссия­се рәисе Илшат Яббаров.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев