Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хокукларыңнан файдалан

Көнкүреш техникасы безнең көндәлек тормышта күптән инде зур ярдәмчегә әйләнде. Без бүген кешенең бөтен эш-мәшәкатьләрен үз өстенә алучы, аның шәхси вакытын экономияләүче машиналар арта барган “акыллы” электроника гасырында яшибез. Ә менә көнкүреш техникаларын сатып алу һәм куллану белән бәйле проблемаларны беләбезме соң? Укучыларыбыз колагына түбәндәгеләрне җиткерәбез.

– сыйфатлы көнкүреш техникасын алыштыру һәм кире кайтару рөхсәт ителми. Әгәр дә сатып алынган көнкүреш техникасы сыйфатсыз булып чыга икән, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” гы РФ Законының (алга таба – Закон) 18 нче маддәсе нигезендә, сатып алучы түбәндәгеләргә хокуклы:
– товарны бушка ремонтлату;
– сыйфатсызлык дәрәҗәсенә карап, бәясен киметтерү;
– товарны алыштыру;
– сату-алу килешүен өзү юлы белән товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару.
Җитди җитешсезлекләре ачыкланган очракта гына алыштырырга яки акчасын кайтарып алырга мөмкин булган техник яктан катлаулы товарлар исемлеге бар. Көнкүреш техникасыннан андый исемлеккә суыткычлар, туңдыргычлар, кер юу машиналары, төп җайланмалары перифериядә булган персонал компьютерлар керә.
Әгәр дә күрсәтелгән товарларда җитешсезлекләрне ачыклау турындагы дәгъва, товарны сатып алганнан соң, 15 көн эчендә җиткерелә икән, кулланучы:
– товарны шул ук маркадагысына алыштыруны;
– товарны, кабат исәп-хисап ясау юлы белән, башка маркадагы шундый ук товарга алыштыруны;
– товардагы җитешсезлеккә карап, аның сатып алу бәясен киметүне;
– товардагы җитешсезлекне кичекмәстән бушка төзәттерүне;
– сату-алу килешүен өзүне һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итә ала.
Товарны сатып алып, 16 көн үткәннән соң, югарыда күрсәтелгән таләпләр түбәндәге очракларда үтәлергә тиеш:
–    әлеге товарларда җитди җитешсезлекләр барлыкка килгәндә;
– закон тарафыннан билгеләнгән ремонт сроклары бозылганда;
– товардагы төрле җитешсезлекләрне берничә тапкыр төзәтү сәбәпле, аны гарантия срогының һәр елы дәвамында барысы бергә 30 көннән дә артык куллана алмаганда.
Гарантия срогы чыкканчыга кадәр, товардагы җитешсезлекләрнең сәбәбен ачыклауда бәхәсләр туган очракта, сатучы товарга экспертизаны үз хисабына үткәрергә тиеш. Кулланучы товарга экспертиза үткәргәндә үзе дә катнашырга хокуклы. Һәм, аның нәтиҗәләре белән ризалашмаган очракта, экспертиза заключениесен суд тәртибендә дәгъвалый ала.
Зур габаритлы һәм авырлыгы 5 килограммнан артык булган көнкүреш техникасын ремонтка яки алыштыруга яки кире тапшыру өчен илтү чыгымнарын сатучы күтәрә (Законның 7 пункты 18 нче маддәсе).
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” гы РФ Законының 20 нче, 21 нче маддәләре нигезендә озак кулланылучы товарны ремонтка яки алыштыруга тапшырганда, сатып алучыга шундый ук товарлар бушка файдалануга биреп торыла. Ләкин түбәндәге төр товарларлар файдаланып тору өчен бирелми:
– шәхси туалет һәм медицина максатларында кулланылучы электр көнкүреш товарлары ( кырынгычлар, феннар, җылыткыч грелкалар һ.б.);
– продуктларны термик эшкәртү һәм ризык әзерләү өчен кулланылучы электр көнкүреш приборлары (тостерлар, электр чәйнүкләре, микродулкынлы мичләр һ.б.)
Товарны сатып алганда кулланучыга, файдалану үзенчәлекләрен һәм шартларын да аңлатып, товар турында үз вакытында төгәл  мәгълүмат бирү мәҗбүри.
Һәр төр техникада рус телендә язылган куллану инструкциясе булырга тиеш. Товарны сатып алганда касса һәм товар чегы, тутырылган гарантия талоны бирелә. Сатып алынган товарны илтеп бирү сатучының вазыйфасына керми.
Кулланучы, Законның 18 нче маддәсендә билгеләнгәнчә, гарантия вакыты чыкканчыга кадәр товардагы җитешсезлекләргә бәйле таләпләрен җиткерергә хокуклы. Гарантия вакыты билгеләнмәгән товарлардагы җитешсезлекләр артык зур булмаган срокта (ләкин кулланучыга тапшырганнан соң ике елдан да артык булмаган вакыт эчендә) ачыкланган очракта, кулланучы күрсәтелгән таләпләрне җиткерергә хокуклы. Кулланучыда товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы  касса яки товар чегы, башка документ булмау ул җиткергән таләпләрне үтәүдән баш тарту өчен нигез була алмый.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама