Мөслим-информ

Хокук бозуларга  каршы – бергәләп

Утырышның көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды. Район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе урынбасары Дамир Йосыпов ирекле халык дружиналары эшчәнлеге белән таныштырды.

Шөкер, соңгы елларда җирлегебездә куркыныч җинаятьләрнең, дөнья яңгыратырлык хокук бозуларның булганы юк. Халык әйткәндәй, күз генә тимәсен. Бу, беренчедән, хокук сакчыларының үз хезмәтләрен төгәл башкарулары нәтиҗәсе булса, икенчедән, хокук бозуларга каршы профилактик эшнең нәтиҗәле алып барылуы, дип бәяләргә кирәк. Хокук бозуларны кисәтү буенча штаттан тыш ведомствоара район комиссиясе утырышында да сүз шул хакта барды.

– Соңгы арада районыбызда республикакүләм, рәсәйкүләм чаралар, сабантуй бәйрәмнәре гөрләп узды. Төрле җирләрдән кайтучылар, җирлегебезгә килүче кунакларның күп булуына карамастан, хокук бозу очраклары теркәлмәде, – диде утырышны алып баручы район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Азат Әхмәтҗанов. – Бу, әлбәттә, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе. Ирекле халык дружиналары отрядларының хезмәтен дә билгеләп үтәргә кирәк. Алга таба да шулай – бердәм булып эшләргә, хокук бозуларны, төрле җинаятьләрне булдырмас өчен бергәләп көрәшергә кирәк! 
Утырышның көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды. Район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе урынбасары Дамир Йосыпов ирекле халык дружиналары эшчәнлеге белән таныштырды. Аның чыгышыннан күренгәнчә, бүгенге көндә Мөслим районы буенча 52 ирекле халык дружинасы эшләп килә. Алар составында җиде йөздән артык кеше исәпләнә. Дружиналар җәйге чорда – 21.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр, кышкы чорда 20.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр рейдта йөриләр. Алар нигездә халык күп йөри торган урыннарда, мәдәният йортларында булалар. Гражданнарның кәрәзле телефоннарын тикшерәләр. Ярты ел эчендә генә дә дружина членнары тарафыннан 55 кәрәзле телефон тикшерелгән. Нәтиҗәдә биш административ хокук бозу ачыкланган. 
Дамир Йосыпов ирекле халык дружиналарының эшчәнлегенә актив ярдәм итүче оешмаларны да атады. Кеше җитмәүне сәбәп итеп рейдка чыкмаган коллективлар да билгеләнде. Шунысын да әйтергә кирәк, 23.00 сәгатьтән соң ирекле халык дружиналары яисә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган балалар балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә исәпкә куела. 
Утырышта социаль яклау бүлегенең әйдәүче белгече Индира Исмәгыйлеваның социаль яктан куркыныч гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау, мәгълүмат системасында эшне тәэмин итү буенча чыгышы тыңланды. Бүгенге көндә район буенча социаль яктан куркыныч хәлдә булган 10 гаилә ведомствоара профилактик исәптә тора, аларда 24 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Тугыз гаилә әлеге исәпкә әти-әниләрнең спиртлы эчемлекләр куллануы нәтиҗәсендә алынган. Бер гаилә балигъ булмаган яшүсмернең тәртип бозуы сәбәпле исәпкә куелган. Ел башыннан үзен уңай яктан күрсәткән, реабилитация чаралары үткән биш гаилә исәптән төшерелгән. Аларда 13 бала тәрбияләнә. Мондый гаиләләрдә тәртипсезлекнең төп сәбәбе булып гаиләдәге эшсезлек, төгәлрәге, әти-әниләрнең эшләргә теләмәве, аларның амораль тормыш алып барулары, балаларны тиешле шартларда тәрбияләргә теләмәве тора. Әлеге күренешләрне киметү, булдырмау өчен балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе һәм муниципаль социаль реабилитация комиссиясе максатчан һәм системалы эш алып бара. Нәтиҗәдә агымдагы елның алты ае дәвамында өч әти-әни эшкә урнаштырылган, җәйге чорда балигъ булмаган дүрт бала эш һәм мәшгульлек үзәге аша эшкә алынган. Биш әти-әни алкогольгә бәйлелектән дәвалану курсларында дәваланып кайткан. Әмма, ни кызганыч, эчүчелектән дәваланырга барам дип торучы әти-әниләрнең аз булуын ассызыклады чыгыш ясаучы. 
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лениза Галимова социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне иртә ачыклау, авыр тормыш хәлендә калган балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү буенча чыгыш ясады. Чыгыштан күренгәнчә, район буенча балигъ булмаган 24 бала тәрбияләүче ун гаилә ведомствоара патронатта исәпләнә. Бу гаиләләр белән эшләү “Ближе друг к другу” программасы нигезендә алып барыла. ИС СОП системасында торучы гаиләләргә бүгенге көндә 195 чара кертелгән. 
– Эшнең төп максаты балалар арасында мөнәсәбәтләрне коррекцияләүгә, укучылар тормышында кризис чорларын психологик программалар, тренинглар, уеннар белән шөгыльләнеп үткәрүгә, балигъ булмаганнарга педагогик ярдәм күрсәтүгә, уку һәм тәрбия процессларын җайга салуда ярдәм итүгә юнәлдерелгән, – диде Л. Галимова. 
Утырыш күңелле мизгелләр белән тәмамланды. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча җәмәгать урыннарында тәртипне саклауда, иминлекне тәэмин итүдә актив катнашканы өчен Яңа Усы гомуми белем бирү мәктәбенең физик культура укытучысы Александр Митюшкинга, “Яшелләндерү һәм төзекләндерү” унитар предприятиесе эретеп ябыштыручысы Рөстәм Җәлиловка һәм Мөслим лицееның укытучы-китапханәчесе Эльвера Ситдыйковага район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Фәридә Гайнетдинова. 
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: