Хокук белемен сынадылар
Укучыларны әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучылары Рәхмәт хатларына лаек булды.
12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне. Истәлекле дата уңаеннан Мөслим урта мәктәбендә РОС-КВИЗ интеллектуаль уены үтте. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге ярдәме белән оештырылган уенда 10- 11 класс укучыларыннан торган биш команда ярышты. Алар төрле тематикага багышланган биш раундта Конституция һәм аңа кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Гомуми баллар буенча “Хокукчылар” командасы беренче урынны яулады. “Зирәкләр” – икенче, “Либераллар” командасы – өченче урында. Партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сәвия Хәбирова җиңүчеләргә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең грамоталарын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды. Укучыларны әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучылары Рәхмәт хатларына лаек булды.
Фото- Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев