Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә хәләл үзәк булачак

Бүген шәригать кануннары кушканча яшәргә теләүчеләргә киң мөмкинлекләр ачыла. Авылларда бер-бер артлы мәчетләр калка. Мөслимнең үзендә генә дә өч мәчет, мәдрәсә эшли бүген. Шөкер, дин гыйлеме алучылар, ислам нигезләренә өйрәнүчеләр, намазга басучылар артканнан-арта бара. Шуңа бәйле хәләл ризык белән туклануга, хәләл мәҗлесләр үткәрүгә өстенлек бирүчеләр, мөселманча киенергә теләүчеләр дә күбәя.

Бу җәйдә “Җәмигъ” мәчетенә якын гына урында калкып чыккан мәһабәт бинаның ни булачагын белеп бетермәүчеләр дә бар. Узган ел Корбан гаетендә игълан ителгән “Мөслим хәләл” үзәге төзелеше бара анда.
– Бүген, Аллага шөкер, мөселманнар арта. Хәләл ризык белән туклану, хәләл мәҗлесләр үткәрү ихтыяҗы да үсә бара. Әлеге үзәк шул зарурлыктан төзелә, – диде Мөслим районы имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов.
Әле кайчан гына дин кардәшләребез, хәләл ризык эзләп, Яр Чаллыга кадәр бара иде. Бүген аны Мөслим кибетләрендә дә табарга була. Ләкин күп сәүдә нокталарында хәләл ризыклар (бигрәк тә казылык һәм иттән әзерләнгән азык-төлек) гомуми киштәләрдә урнаштырылган. Аларны кисәргә туры килгәндә бер үк пычак кулланыла. Никах мәҗлесләре үткәрү өчен дә аерым ашханә яки кафе булмагач, гамәлдәгеләрендә әзерләнгән ризыкның хәләллегенә шик туа кайчак. Яңа бина сафка басканнан соң, әлеге шикләнүләргә чик куелыр, шәт. Чөнки исеменнән үк аңлашылганча, ике катлы яңа үзәктә хәләл азык-төлек һәм мөселман киемнәре белән сәүдә итүче кибет  урын алачак, хәләл кафе эшләячәк. Җыелышлар үткәрү, никахлашу, исем кушу тантаналары өчен конференц-зал да булачак. Шулай ук дин гыйлеме алу өчен класслар, кунакханә дә урын алачак.
Мөхтәсиб сүзләренә караганда, Хәләл үзәк дин кардәшләребез, эшмәкәрләр булышлыгы белән төзелә.
– Төзүчеләр белән аралашып, киңәшләшеп торабыз. Аларның вакыт керүгә якындагы мәчеткә кереп намаз укулары да күңелгә рәхәтлек бирә, – ди Расыйх хәзрәт.
Без барганда төзүче егетләр бинаның түбәсенә җылыткыч материал – “Технониколь” җәю белән мәшгуль иде. Бинаны киләсе елның җәй урталарына файдалануга тапшырырга ниятлиләр.
– Ике ай элек башланган иде төзелеш. Стеналары күтәрелеп, түбәсен ябып бетереп киләбез. Заманча бик матур бина булачак ул. Мөслим мөселманнарын үзенә җыеп, туплап торучы үзәк булсын иде, – ди төзүче Айдар Салихов.
Шунысын да әйтергә кирәк: моннан биш ел элек Яр Чаллыда ачылган Хәләл сәүдә комплексын исәпләмәгәндә, мондый үзәкләр әлегә республикада юк. “Мөслим хәләл” үзәге бу яктан караганда да әһәмиятле булачак.
Әлфинур Ногманова.
Динар Нуретдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев