Мөслим-информ

Әхлакый кыйммәтләр кечкенәдән салынсын

Үсеп килүче яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсе ата- аналарны, балалар бакчасы тәрбиячеләрен һәм мәктәп укытучыларын гына түгел, җитәкчеләрне һәм ил башлыкларын да уйландыра.

Бу атнада Мөслимдә “Тел. Милләт. Әхлак” темасы астында үткән чаралар да моңа ишарә. Башкаладан килгән татар зыялылары һәм дин әһелләре, ике көн дәвамында җирлегебездә булып, телебезне, милләтебезне саклау, иман­лы яшь буын тәрбияләү өлкәсендәге проблемалар­ны чишү юлларын барлады, эшлекле фикерләре белән уртаклашты.

Балтач районы делегация­сен дә ерак юлга шул ук миссия кузгаткан булып чыкты. Алар чәршәмбе көнне “Мәгариф учреждениеләрендә балалар­га рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча нәтиҗәле практикалар: тәҗрибә һәм инновацияләр” дигән семинар-киңәшмәдә катнаштылар. Чарага район мәктәпләре директорларының тәрбия эшләре буенча урынба­сарлары да чакырылган иде.

Бала беренче чиратта әхлак тәрбиясен гаиләдә ала. Әти- әнисенең, әби-бабасының шәхси үрнәгендә, үгет- нәсыйхәтендә тәрбияләнүче балалар белән алга таба эшләү авыр түгелдер. Ләкин бүгенге ашыгыч заманда күп гаиләләрдә тәрбия мәcьәләсе арткы планга күчә кебек. Бигрәк тә яшь әти-әниләр баланың өс-башын бөтәйтү, тамагын тук итү ягын гына кайгырта. “Тәрбияне мәктәп бирергә тиеш” принцибы белән яши андыйлар. Ни кызганыч, арабызда тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы уңышсыз гаиләләр дә юк түгел. Аларда бала кайгысы юк – үзләрен тәрбияләргә кирәк. Шулай итеп, әхлак тәрбиясе үзеннән- үзе мәгариф учреждениеләре, укытучылар җилкәсенә күчә. Соңгы елларда җирлегебездә рухи-әхлакый тәрбия бирү рай­он мәгариф системасының игътибар үзәгенә куелды. Берничә ел дәвамында баручы “Тормыш дәресләре”нә “Әхлак дәресләре”нең кушылып китүе шуны дәлилли.

Әхлак дәресләре укыту программасына кертелсен

Семинар кунаклары Мөслим гимназиясендә районның иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов алып барган “Рушат дәресләре”н карады, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә ген­дерлы укыту системасы белән танышты, әхлак дәресләрен тыңлады.

– Рушат Җәүдәтовичның ата-ана хакы темасына үткәргән ачык дәресе аеру­ча уңай фикер уятты. Бала­лар белән җанлы әңгәмә оеш­тыруы, хәдисләр, Коръәннән аятьләр куллануы аеруча тәэсирле булды, – диде Бал­тач районы имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Рамил хәзрәт Бик­баев.

Рамил хәзрәт мәктәпләрдә өстәмә белем бирү форматын­да барган әхлак дәресләрен укыту программасына кертү, аларны төп фәннәр белән бер дәрәҗәгә күтәрү ягында. Аның фикеренчә, бала мәктәпне тәмамлаганда үзенең хоку­кларын, үзенә ниләр тиешле­ген, дәүләт тарафыннан аңа нинди гарантияләр бирелүен бик яхшы аңлап чыгып китә. Баланың җәмгыятькә нәрсә ти­ешлеген, бурычларын аңлавы һәм аларны гамәлдә куллануы да мөһим.

Бу уңайдан рим филосо­фы Луций Анней Сенеканың фикерен китерү урынлы бу­лыр. “Гыйлемлелектә алга ки­теп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артта калып яши”. Бу гыйбарәдән әхлак тәрбиясенең кеше һәм ахыр чиктә җәмгыять өчен ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңларга була. Бала мәктәпне алтын медальгә тәмамлап та, әхлак ягы түбән икән, аның җәмгыятькә файдалы шәхес булып формалашуына шик ту­арга мөмкин. Бу вакытта инде “поезд узган” булуы ихти­мал. Чөнки бала күңеленә иге­лек, тәрбиялелек, милли үзаң, якыннарыңа хөрмәт белән ка­рау, туган илгә мәхәббәт кебек әхлакый орлыклар кечкенәдән салынганда җимеше татлы була.

Динсез тәрбия – тәрбиясезлек

Балтачта әхлак дәресләре укыту буенча өч ел дәвамында эксперимент алып барган Разия ханым Әхмәтҗанова (ул Балтач районының әхлак дәресләре укытучылары район берләшмәсен дә җитәкли) бала тәрбияләүдә дингә таянуларын билгеләп үтте.

– Гаилә, мәктәп, мәчет бергә эшләгәндә генә яхшы нәтиҗә булуына үз тәҗрибәбездә инан­дык. Балаларны гарәп гра­фикасына, намаз укырга да өйрәтәбез. Моннан курыкма­ска кирәк. Татар мәдәнияте нигезендә ислам дине, Коръән ятуын онытмыйк. Татар зыя­лылары исламлы, Коръәнле, намазлы булган. Күренекле га­лим Ризаэтдин Фәхретдиннең “Динсез тәрбия – тәрбиясезлек” дигән сүзләрен онытмыйк, – диде ул.

Балтач төбәгендә әхлак дәресләренә совет чорында да игътибар зур булган. Бүген әлеге дәресләр мәктәптән тыш эшләр үзәге тәкъдим иткән түләүле түгәрәкләр кысаларында ат­нага 4 сәгатьлек программа нигезендә өч еллык програм­ма буенча укытыла икән. Әхлак дәресләрен нигездә лаеклы ял­дагы укытучылар алып бара, алар иң элек дин гыйлеменә өйрәнгәннәр. Районда балалар арасында Коръән, намаз уку бу­енча бәйгеләр даими оештыры­ла. Аларда 360ар (!) бала катна­ша икән.

Әйе, яшь буынны иманлы, тәүфыйклы итеп тәрбияләүдә ислам диненең роле – бәхәссез. Чөнки дин бервакытта да начар­лыкка өйрәтми. Ислам әхлагы иманны ныгыта гына. Ә иманлы кешенең рухы да, сәламәтлеге дә ныклы була.

Семинарда эшлекле тәкъдимнәр дә җиткерелде. Әйтик, әхлак дәресләрен виде­ога төшереп, башкаларга да кул­ланма итү, ата-аналарга күрсәтү; әхлак дәресләрен мәктәпләрдә укыту программаларына кертү; тәрбия өлкәсендә укытучылар һәм дин әһелләренең кулга-кул тотынып эшләвенә ирешү һ.б.

– Соңгы елларда районның йөзен үзгәртү юнәлешендә күп эшләнде, заманча бина­лар калкып чыкты. Безгә бүген ул биналарның эчтәлеген, эшчәнлеген үзгәртү кирәк. Мак­сатыбыз бер – бала күңеленә тәүфыйк, һидәят, иман нуры салу, рухи дөньясын үзгәртү. Рухыбыз, әхлагыбыз зәгыйфь икән, нинди генә бина, алтын манаралар күтәреп куйсаң да, файдасы булмаячак, – диде рай­он башлыгы Рамил Муллин.

Әлфинур Ногманова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: