Мөслим-информ

“Хөкүмәт ярдәм иткәндә эшләргә була!”

Үз эшен башлаучыларга дәүләт һәрьяклап ярдәм итә.

Баек авыл җирлегендә та­гын бер крестьян-фермер хуҗалыгы барлыкка кил­де. 80 башка исәпләнгән мөгезле эре терлек симертү фермасын райондашыбыз Рәфил Шакиров “Эш баш­лаучы фермер” дәүләт про­граммасыннан файдаланып ачты.

– Көч куймый гына уңышка ирешеп булмый. Ләкин ни дисәң дә, ферма булдыру, маллар кайтару һәм аларны карап-тәрбияләү – бер кеше генә башкарып чыга торган эш түгел. Тормыш иптәшем белән бергәләп эшлибез, эшчеләр да алдык. Үз эшен башларга ниятләүчеләргә хөкүмәт тә ярдәм итә. Файда­сын күрергә язсын инде, – ди Рәфил Шакиров.

Рәфил Шакировның Ду­сай авылында 410 гек­тар җир биләмәсе бар. Озак еллар игенчелек белән шөгыльләнгән фермер күпләп мал үстерү турында хыяллан­ган.

– Авыл җирендә тормыш­ны мал-туардан башка күз алдына да китереп булмый, чөнки ул яшәү чыганагы бу­лып тора. Рәфил 4 миллион 448 меңнән артык грант акча­сы отты. Средстволар максат­чан файдаланырга тиеш. Бу сумманың бер өлешенә фер­ма салдык, МТЗ-82 тракторы алдык. Икенче өлешенә мал­лар кайтардык, – ди Рәфил Шакировның тормыш иптәше Миләүшә.

Читтән кар аганда фермерларның эше табышлы һәм җиңел бара кебек. Эшнең зур хезмәт таләп итүен фер­мерлар гына белә.

– Колхоз чоры түгел, тегеннән-моннан нәрсәдер табып, “урлап” алып кайта торган вакытлар күптән арт­та калды. Малларны азык белән тәэмин итү дә җиңел түгел. Терлек азыгын алдан әзерләргә кирәк. Ашлыкның да, печәннең дә бәясе кыйммәт. Тик мал асрамый да булмый. Печән, салам, фураж җитәрлек күләмдә әзерләнде, – ди Рәфил Шакиров.

Шакировлар озак еллар савым сыерлары асрыйлар. Бүген ихатадагы дүрт баш сы­ердан 70-80 литр сөт савып, аны “Фаиза” кооперативына тапшыралар. Үгезләрне си­мертеп сатарга планлашты­ралар.

– Фермерлык белән шөгыль л ә н үчеләр – авылның тоткасы. Авылны алар яшәтә! Рәфил Шаки­ров “Сәфәр” хуҗалыгыннан калган склад һәм гараж­ларны рәсмиләштерде, алга таба аларны заманча итеп төзекләндерергә уйлый. Авыл тормышына яңа сулыш бирүчеләр эшнең тынгысыз булуын аңлый. Крестьян- фермер хуҗалыкларында җитештерелгән сый­фатлы авыл хуҗалыгы продукциясенә сорау һәрвакыт зурдан булачак, – ди Баек авыл җирлеге башлыгы Марат Фәхерлегаянов.

Лилия Шәймиева.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: