“Хөкүмәт ярдәм иткәндә эшләргә була!”
Үз эшен башлаучыларга дәүләт һәрьяклап ярдәм итә.
Баек авыл җирлегендә тагын бер крестьян-фермер хуҗалыгы барлыкка килде. 80 башка исәпләнгән мөгезле эре терлек симертү фермасын райондашыбыз Рәфил Шакиров “Эш башлаучы фермер” дәүләт программасыннан файдаланып ачты.
– Көч куймый гына уңышка ирешеп булмый. Ләкин ни дисәң дә, ферма булдыру, маллар кайтару һәм аларны карап-тәрбияләү – бер кеше генә башкарып чыга торган эш түгел. Тормыш иптәшем белән бергәләп эшлибез, эшчеләр да алдык. Үз эшен башларга ниятләүчеләргә хөкүмәт тә ярдәм итә. Файдасын күрергә язсын инде, – ди Рәфил Шакиров.
Рәфил Шакировның Дусай авылында 410 гектар җир биләмәсе бар. Озак еллар игенчелек белән шөгыльләнгән фермер күпләп мал үстерү турында хыялланган.
– Авыл җирендә тормышны мал-туардан башка күз алдына да китереп булмый, чөнки ул яшәү чыганагы булып тора. Рәфил 4 миллион 448 меңнән артык грант акчасы отты. Средстволар максатчан файдаланырга тиеш. Бу сумманың бер өлешенә ферма салдык, МТЗ-82 тракторы алдык. Икенче өлешенә маллар кайтардык, – ди Рәфил Шакировның тормыш иптәше Миләүшә.
Читтән кар аганда фермерларның эше табышлы һәм җиңел бара кебек. Эшнең зур хезмәт таләп итүен фермерлар гына белә.
– Колхоз чоры түгел, тегеннән-моннан нәрсәдер табып, “урлап” алып кайта торган вакытлар күптән артта калды. Малларны азык белән тәэмин итү дә җиңел түгел. Терлек азыгын алдан әзерләргә кирәк. Ашлыкның да, печәннең дә бәясе кыйммәт. Тик мал асрамый да булмый. Печән, салам, фураж җитәрлек күләмдә әзерләнде, – ди Рәфил Шакиров.
Шакировлар озак еллар савым сыерлары асрыйлар. Бүген ихатадагы дүрт баш сыердан 70-80 литр сөт савып, аны “Фаиза” кооперативына тапшыралар. Үгезләрне симертеп сатарга планлаштыралар.
– Фермерлык белән шөгыль л ә н үчеләр – авылның тоткасы. Авылны алар яшәтә! Рәфил Шакиров “Сәфәр” хуҗалыгыннан калган склад һәм гаражларны рәсмиләштерде, алга таба аларны заманча итеп төзекләндерергә уйлый. Авыл тормышына яңа сулыш бирүчеләр эшнең тынгысыз булуын аңлый. Крестьян- фермер хуҗалыкларында җитештерелгән сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясенә сорау һәрвакыт зурдан булачак, – ди Баек авыл җирлеге башлыгы Марат Фәхерлегаянов.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев