Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөкүмәт ярдәм иткәндә эшләргә була

“Агро Лидер” кооперативы җитәкчесе Ирек Хәмәдишин – кошчылык юнәлешендә эшләүче эре фермерларның берсе.

Ирек Хәмәдишинның Ташъелга, Метрәй, Тат.Смыловка, Иске Чакмак авылларындагы кош торакларында бүгенге көндә 10 мең нәселле казы бар. Казларны йомыркадан үстерәләр.
– Без Раиф Мортазин белән бергә эшлибез. Быел 100 мең тавык үстереп саттык. Чебиләрне Удмуртиядән кайтарабыз. Шушы көннәрдә яңа партия чебиләр кайтуын көтәбез. Килешү нигезендә җирлегебездәге фермерлар Илнур Хәмәдишин һәм Илназ Бәшировка алтышар мең каз бирдек. Алар шуларның ике меңен, үстереп, безгә тапшырдылар. Фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары һәм аерым кешеләр белән дә хезмәттәшлек итәбез. “Каз бәбкәләрен үстерү буенча “1x4” программасы эшли. Килешү нигезендә быел июль аенда 24 мең данә тәүлеклек бәбкәләр тараттык. Программа нигезендә бәбкә алучылар дүрт казның берсен безгә кире кайтарырга тиеш. Калган казлар – үстерүчеләрнең табышы”, – ди Ирек Хәмәдишин. 
Ирекнең бу тармакта 15 еллык тәҗрибәсе бар. Хөкүмәт фермерларга төрле программалар белән ярдәм итә. Дәүләт программалары белән актив эшләгәч, райондашыбызның эше дә уңышлы бара. Хуҗалыкның 400 гектар җир биләмәсе бар. Әлеге мәйданның 300 гектарында бодай, арпа кебек бөртекле культуралар игелә, калган 100 гектары каз көтүлекләре буларак хезмәт итә. 
2012 елда районның берничә фермеры, продукцияне эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнү өчен, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативына берләшә. ”Агро Лидер” кооперативында хәзер ун әгъза бар, аңа керергә теләүчеләр дә әз түгел. Кооператив төзү идеясе уртак фикер нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ирек Хәмәдшин әйтүенчә, инициатива югарыдан көчләп тагылырга тиеш түгел. Дәүләт тиешле шартлар тудырганда, эшләве җиңелрәк, әлбәттә. “Хөкүмәт ярдәм иткәндә эшләргә була”, – ди фермер.
– 2016 елда сугым цехы төзедек. Цехта кош-кортны эшкәртү заман таләпләренә тулысынча җавап бирә. Бүген күпчелек фермерлар чимал җитештерү ягын карый. Ә продукцияне сатудан табыш алу өчен эшкәртеп сату отышлырак. Эшкәртелгән продукциянең бәясе күпкә югарырак. Шуңа без эшкәртү һәм реализация белән дә шөгыльләнәбез, – ди Ирек Хәмәдишин. 
Кооперативның сугым цехында эш тулы куәтенә дәвам итә. Каз һәм индоуткалар өчен исәпләнгән цехта кош-кортларны, чалудан тыш, эшкәртәләр, фасовкалыйлар һәм суыталар. Сугым цехында бер тәүлеккә 300-400 баш кош-корт конвейер аша үтә. 
Сәүдә базарында “Мөслим-продукт” бренды белән тәкъдим ителүче “Агро Лидер” кооперативының какланган, ысланган ит продукциясенә сорау зурдан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев