Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ХХХ кышкы спартакиада башланды. Фоторепортаж

1 февраль көнне ХХХ кышкы спартакиада башланды. Анда 27 оешмадан 11 команда катнаша. Юбилей уеннары район Башкарма комитеты һәм газ участогы командалары арасында хатын-кызлар волейболы белән ачылды.

Хатын-кызлар волейболында район Советы һәм Башкарма комитеты командасы – беренче, эчке эшләр бүлеге – икенче, “Комета” командасы өченче урынны яулады. Ул көнне ир-егетләр бадминтонда көч сынашты. Газ участогы һәм “Миләшкәй” бакчасы командасы беренчелекне алды. “Август” җәмгыяте бадминтончылары – икенче, мәктәпләр – өченче урында.

2 февральдә ир-егетләр –  волейбол, хатын-кызлар бадминтон уйнады. Волейболда “Культагро” командасы беренче булды. Райсовет һәм Башкарма комитет ир-егетләре – икенче урында, өченче урында – эчке эшләр бүлеге. Хатын-кызлар бадминтонында райсовет һәм Башкарма комитет командасы өстен чыкты. Хастаханә һәм мәктәпләр – икенче-өченче урыннарда. Ике көндә дә ярышлар универсаль спорт залында үтте. Спортчыларның җанатарлары бәйгеләрне кызыксынып күзәттеләр. Спартакиаданы оештыручы массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе хәбәр итүенчә, бу атнада спартакиада уеннары җомга көнне 7 февральдә баскетбол белән башлана. Шимбә көнне “Татарстан чаңгы юлы” акциясе үтәчәк. Ял көнне универсаль спорт залында көрәш һәм шахмат-шашка бәйгеләре булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев