Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтенә күрә – хөрмәте

Физкультура һәм спорт үсешенә керткән күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен спорт мәктәбе директоры Илшат Фазлыев, тренерлар Алмаз Латыйпов һәм Гөлназ Гыйздуллина  “ТР физик культура һәм спорт отличнигы” билгесе белән бүләкләнде.

Тренер Раил Шакирҗанов ТР Спорт министрлыгы Рәхмәтенә лаек булды. ТР дәүләт программаларын тормышка ашыруда күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе директоры Радик Шәйсолтанов, предприятиенең участок җитәкчесе Рүзилә Байрханова, район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Сәйфиев һәм баш белгече Эльза Әхмәтҗанова, идарәче компания директоры Гөлшат Фәхрлегаянова ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльвира Гәрәевага ТР муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев