Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Киңәшмәдә авыл хужалыгында куйган күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 70 яше тулу уңаеннан хезмәт ветераны Зиннуров Ильяс Авзал улы –  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгынын Рәхмәт хаты һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының ветераннар советы Котлау хаты белән бүләкләнде.

Район башлыгы Альберт Хуҗин дүшәмбе иртәнге киңәшмәдә узган атнада булган мөһим чараларга тукталды, язгы ташу, чисталык икеайлыгы кысаларында башкарыласы эшләрне барлады. Район башлыгы яшь спортчыларның уңышларын билгеләп үтте. Спорт бүлегенә даими ярдәм күрсәтүче иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Иртәнге киңәшмәдә картлар һәм инвалидлар йортының эшчәнлеге буенча аның җитәкчесе Гөлнар Шакирянованың һәм 2022нче елның икенче яртыеллыгына “Авыл утлары” газетасына язылу буенча “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Мөслим-информ” филиалы җитәкчесе Римма  Афзалованың чыгышлары да тыңланды.

Киңәшмәдә авыл хужалыгында куйган күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 70 яше тулу уңаеннан хезмәт ветераны Зиннуров Ильяс Авзал улы –  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгынын Рәхмәт хаты һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының ветераннар советы Котлау хаты белән; җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сәхбетдинов Рунар Заһир улы – район башлыгының Мактау грамотасы белән; күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 45 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мөслим муниципаль районы финанс-икътисад бүлеге башлыгы Шабаева Эльвира Әбүләес кызы – район башлыгының Мактау грамотасы белән; мәгариф өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 45 яшь тулу уңаеннан “Күбәк гомуми урта белем бирү мәктәбе” директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Кәримова Миләүшә Мирзанур кызы район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев