Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Хезмәтләрен хөрмәтләп

 Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республика агросәнәгать комплексын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен хезмәт ветераны Шәрипов Рөстәм Мирзагали улы “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Гайсин Ришат Гайнетдин улына “ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелде. Социаль яклау өлкәсендә озак еллар тырыш хезмәте өчен Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты баш хисапчысы Искәндәрова Гөлнур Галимҗан кызы – ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, мәдәният өлкәсендә намуслы хезмәте өчен район мәдәният йорты тавыш режиссеры Галиев Илшат Фәнил улы ТР мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Мөслим районы җирле үзидарә органнарының 2019 ел нәтиҗәләре буенча Иске Карамалы авыл җирлеге җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Районның иҗтимагый-сәяси юнәлешендә нәтиҗәле хезмәте өчен – “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Хәбирова Сәвия Закирҗан кызы, җирле үзидарә органнарында нәтиҗәле хезмәте өчен Октябрь авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әхмәтҗанова Роза Әскать кызы һәм Крәш. Шуран авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Софина Гөлнур Кәшиф кызы район башлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Фото Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев