Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прокуратура хәбәр итә: хезмәткәр укырга керсә

Хезмәткәр нигезле сәбәп белән эштән азат ителгән очракта эш бирүче укуга киткән чыгымнарын түләттерә алмый.

Моны РФ Югары Суды үзенең 2019нчы елның 25 маендагы 51-КГ19-2 санлы карары белән беркетте.

Мәсәлән, хезмәткәр үз теләге белән эштән киткәч, компания суд аша аннан укуга киткән чыгымнарны түләттерә. Беренче һәм икенче инстанция судлары хезмәткәрнең көндезге бүлеккә керүен, аның кечкенә яшьтәге баласы булуын, яшәү урыныннан чыгарылуын исәпкә алмаган. Эш Югары Судка барып җитә.

РФ Югары Суды түбәндәге судларга хезмәткәрнең эштән китү сәбәпләрен һәм аның эшен дәвам итә алу мөмкинлеген ачыкларга тиешлеген күрсәтә.

Аерым алганда, хезмәткәрнең укырга керүе, пенсиягә чыгуы, эш бирүченең законнарны, локаль норматив актларны, коллектив килешү шартларын, хезмәт килешүен бозуы нигезле сәбәп булып тора.

Суд практикасында хезмәткәр файдасына булган карарлар очрый. Мәсәлән, хезмәткәр сәламәтлеге начараю яисә билгеләнгән вакытны эшләү шарты күрәләтә үтәлмәслек булу  сәбәпле эштән киткән очракта. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары да укуга киткән чыгымнарны кайтарырга бурычлы түгел. Бәхәсләр булмасын өчен Роструд андый сәбәпләрне укучы килешүендә күрсәтергә киңәш итә.

Район прокуратурасы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев