Мөслим-информ

Хезмәтендә мактаулы

“Август” агрофирмасының Елгабаш фермасында савымчы булып эшләүче Миләүшә Әлмөхәммәтованың төрке-мендә 56 савым сыеры исәпләнә. Ул алардан һәр көнне 18әр литр сөт савып ала. 

– Миләүшәнең агрофирмада эшли башлавына әле күп вакыт та үтмәде, шулай да үзен карусыз, тынгысыз савымчы итеп танытты. Быел ул таналар группасын сава. Яшь маллар – бик нәзберек хайван, аларның үзләренә аерым мөнәсәбәт, тәрбия кирәк. Миләүшә барысының да холык-фигылен өйрәнеп, һәрберсен көйләп кенә тора, – ди ферма мөдире Ленар Абдуллин. 
Миләүшә Әлмөхәммәтова – Баланлы авылы кызы. Укуын тәмамлагач, Бөгелмәдәге сөт комбинатлары белгечләре әзерләүче һөнәри училищеда май ясаучы һөнәрен үзләштереп кайта һәм Мөслимнең коры сөт заводына эшкә урнаша. 
Май, сөт исе авыл баласын гомер буе озатып йөридер ул. Коры сөт заводында эшләү чорында экологик яктан чиста һәм сыйфатлы продукция бирүче малкайларга рәхмәтле була Миләүшә. Фермага савымчы булып килгәч, сыерларның җылы сүзгә, иркәләүгә дә бик тиз эреп китүләрен күреп шакката. 
– Таналарны саву аппаратына өйрәткәнче шактый интегергә туры килә. Аппаратны җылытырга, сыерның имчәкләрен юарга, массаж ясарга кирәк. Сөт бирү начар булмасын өчен суның температурасы 40-45 градус булырга тиеш. Аппаратның пульсаторын дөрес көйләү дә мөһим. Иң мөһиме – хайваннарның телен аңлап эшләү. Шулай булганда алар сөтне дә мулдан бирә, тыңлаучан да була, – ди Миләүшә. 
Тормыш иптәше Рәдиф озак еллар шофер булып эшләгән, бергәләп өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Үз эшенә бар күңеле белән бирелгән Миләүшә, ферма сыерларыннан бушагач, өендәге тавык чүпләп бетермәслек эшләрне башкарырга да өлгерә. 
– Хәзер фермада эш элеккегә кебек үк түгел, дияр идем. Без бәләкәй чакта савымчы апалар 40ар литрлы сөт бидоннарын күтәреп йөри иде. Техника заманы барысын да үзгәртте. Чиләк белән чүпрәкне күптән инде саву аппаратлары алыштырды, хатын-кызларыбызның эше күпкә җиңеләйде, – ди Рәдиф абый. 
Миләүшә “Урожай” агрофир-масының Тат. Бүләр, Яңа Сәет бүлекчәләрендә савымчы булып эшләгән вакытларда да хезмәтендә мактаулы булган. 
– Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә игътибар арту сөендерә. Савымчыларыбыз хезмәт хакын вакытында ала. Эшләү өчен стимул булгач, күрсәткечләр дә яхшы, – ди Ленар Абдуллин. 

Лилия ШӘЙМИЕВА. 
Фото – Миләүшә Әлмөхәммәтованың 
гаилә архивыннан. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: