Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Хезмәтем, көчем – милләтем өчен!”

Метрәй егете Рүзәл Минһаҗев авылдашлары, район халкы өчен янып-көеп яши.

Ир-атларга хас батырлык белән мәрхәмәтлелек тә, олы йөрәк тә бар анда. Ул йөрәктә башкаларның кайгы-хәсрәтенә дә урын җитәрлек. Миһербанлы, кешелекле һәм кече күңелле булуы өстенә алтын куллы да ул. Сүзем – Метрәй авылы егете Рүзәл Минһаҗев турында. 
Күпләр игътибар иткәндер, мөслимлеләрнең тәрәзә-капкаларын калайдан бизәкләп эшләнгән йөзлекләр бизи. Капкага беркетелгән почта әрҗәләре әллә кайдан “Без – Рүзәлнеке!” дип кычкырып тора кебек.
– Рүзәлнең беркайчан да авылдан китәсе килмәде. Сала тормышы якын булгангамы, авылдашлары, район халкы өчен янып-көеп, “Хезмәтем, көчем – милләтем өчен!” дип яши. Үз эшен ачуга матурлыкны күрә белүе сәбәп булгандыр, мөгаен. Балтачка туганнарга баргач, урамны балкытып торган тәрәзә йөзлекләрен күреп алды да: “Мин дә булдыра алам бит моны!” – дип уйлады улым һәм, тәвәккәлләп, эшли дә башлады, – ди Дамир абый.
Рүзәлнең остаханәсе мәктәпнең элек хезмәт дәресләре үткәрелгән бинасында урнашкан. Оста куллы егет ясаган әйберләрен сатып акча эшли дисәң дә, дөреслеккә туры килеп бетмәс. Кунакларга бүләк итеп тә, кайберәүләргә очрашу истәлеге итеп, мохтаҗларга ярдәм итеп тә өләшә ул аларны. Рүзәл – чын мәгънәсендә үз җирлегенең патриоты. “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын кыз карашы” конкурсының “Игелекле йөрәк” номинациясендә җиңү яулап, бәйгенең республика турына чакыру алса да, ул көнне Метрәй авыл җирлеге командасы спартакиаданың суперфиналында катнашу сәбәпле, Рүзәл бәйгегә бармаска карар кыла.
– Мин мактанырга да, үземне мактаганнарын да яратмыйм. Командам өчен җан ату – тантанага баруга, бәйрәмдә утыруга караганда күпкә кыйммәтрәк. Командамны ташлап китү хыянәткә тиң булыр иде. Үземнең урынга әниемне җибәрдем. Рухи азык алып, матур концерт карап кайтты, – ди Рүзәл.
“Игелек кыл да суга сал” дигән борынгылар. Рүзәл кылган игелекле гамәлләр турында кайвакыт белми дә калабыз. Урын өстендә яткан ике кечкенә райондашыбыз өчен дә бик күп хәйрия концертлары, бәйрәм-чаралар үткәрүдә башлап йөри Рүзәл. Концертларны мөслимлеләр генә түгел, Сарман, Яр Чаллы, Азнакай, Җәлил халкы да тамаша кылырга өлгерде. Рүзәл Минһаҗев җитәкләгән “Мөслим кырмыскасы” КВН командасы, “Әйдә, ШаяРТ!” республика бәйгесенең финалына кадәр барып җитеп, уңышлы чыгыш ясады.
– Күпме яшәп, җир йөзендә Рүзәл кебек олы йөрәкле, киң күңелле кешене күргәнебез, очратканыбыз юк иде. Без аны фәрештәгә тиңлибез. Ул егеттән ниндидер бер илаһи нур бөркелә. Райондашларга гына түгел, Актаныштан юл фаҗигасенә юлыккан унсигез яшьлек Гөлгенәгә дә ярдәм итәргә өлгерә. Барысына ничек җитешәдер?! Һәрвакыт гастрольләрдә йөреп, гаиләсенә дә, төп эшенә дә вакытны бүләргә кирәк бит әле! – ди райондашыбыз белән бергә гастрольләргә чыгучы “Кояш нуры” ансамбле кызлары.
Башкаларга ярдәм итеп яшәү – Рүзәлнең төп максаты. Ул тормышын башкача күз алдына да китерә алмый. Тамчыдан күл җыела. Тамчыларны, иренмичә, бөтен барлыгын биреп җыя Рүзәл.
– Кешелек дөньясын яратмыйча мөмкин түгел. Янәшәбездә гел яхшы кешеләр генә яши. Барыбызның да күңеле тулы игелек. Ул игелекне уятырга, йөрәктәге җылыңнан башкаларга да өлеш чыгарырга кирәк, – ди Рүзәл.

Лилия Шәймиева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев