Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт төбе – хөрмәт

4 октябрь көнне Халыкара укытучылар көне уңаеннан зур бәйрәм кичәсе үтте. Район мәдәният йорты залында алма төшәр урын да юк. Мөгаллимнәрдән күбрәк булып, аларны тәбрикләүчеләр килгән диярсең.

Укытучылар иң беренче котлау сүзләрен район башлыгы Рамил Муллин авызыннан ишетте. Ул, укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, барлык мөслимлеләр исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде:
– Шәкертләрегез фән, спорт, мәдәният өлкәсендә республика һәм Россиякүләм бәйгеләрдә зур җиңүләр яулый. Тырыш хезмәтегез өчен үзегезнең дә зур сәхнәләрдә хөрмәтләнүегезне күрергә язсын. Җәмгыятебезнең нигезе булган киләчәк буынны тәрбияләү өлкәсендә куйган хезмәтегез өчен, Мөслимебезне төзекләндерүгә керткән өлешегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм.
Рамил Муллин яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә аеруча зур уңышларга ирешкән укытучыларга район башлыгының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды, беренче укытучысы Мөнирә Сөләймановага чәчәкләр бүләк итте.
Ул көнне укытучылар адресына бик күп җылы теләкләр, матур сүзләр әйтелде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов, район педагогларын тәбрикләгәннән соң, гомерен мәгариф системасына багышлаган әнисенә һәм класс җитәкчесенә, җылы теләкләрен кушып, чәчәк гөлләмәләре бүләк итте.
Бәйрәм чарасында районның иң яхшы ундүрт укытучысы һәм тәрбиячесенә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Мөслим гимназиясенең физика укытучысы Зөлфирә Сәяхова Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. “Ел сыйныф җитәкчесе”, “Ел укытучысы”, “Ел тәрбиячесе”, “Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы” конкурсларының республика һәм район туры җиңүчеләре аерым хөрмәтләнде. Район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталарына лаек булучылар да шактый иде. Белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә 30, 35, 40 ел хезмәт куючы мөгаллимнәр истәлек бүләкләрен алды.
Хөрмәтләүләр балалар бию төркемнәре һәм вокаль ансамбльләре, мәдәният хезмәткәрләренең концерт номерлары белән үрелеп барды. Балаларның укытучылар көне уңаеннан әзерләгән видеокотлаулары да һәркемнең күңел кылларын тибрәткәндер.
– Гомеремне балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладым, бик яратып эшләдем. Кабат һөнәр сайларга туры килсә, һич икеләнмичә, укытучылыкны сайлар идем. Хөкүмәтебезнең зур бүләгенә лаек булдым. Хезмәтемне зурлаганнары өчен чиксез шатмын. Бик күп мөгаллимнәрнең хөрмәтләнүен күреп сөендем, – диде Зөлфирә Сәяхова, бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашып.
Әлфинур Ногманова.
Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр укытучылар көне