Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт төбе – хөрмәт

Анда район җитәкчелеге, агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, агросәнәгать комплексының төрле тармакларында ел әйләнәсе тырыш хезмәт куйган авыл эшчәннәре катнашты.

Кичә районда авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы булды. Анда район җитәкчелеге, агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, агросәнәгать комплексының төрле тармакларында ел әйләнәсе тырыш хезмәт куйган авыл эшчәннәре катнашты.

Район башлыгы Рамил Муллин, бәйрәмне ачып, тәбрикләү сүзләрен җиткерде:

– Җирлегебезнең икътисадый хәле, халкыбызның яшәеше авыл хуҗалыгы тармагына нык бәйләнгән. Тармакта соңгы елларда барган уңай үзгәрешләр һәркемнең күз алдында. Күпләп инвестицияләр кертелә: агрофирмаларга берсе-берсе 25-30ар млн сумлык куатле чит ил техникалары кайта. Аларда эшләү өчен әзерлекле тәҗрибәле механизаторларыбыз бар. Бүген махсус проект нигезендә районның авыл хуҗалыгы тармагын тәҗрибә мәктәбе итү күздә тотыла.

Бәйрәм бүләксез булмый. Игенчелек, терлекчелек һәм эшкәртү тармакларында югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән райондашларыбыз хөрмәтләнде. Район ветеринария берләшмәсе ветеринария табибы Гайсин Рәйхан Зөфәр улы ветеринария тармагын үстерүгә керткән күпьеллык намуслы хезмәте өчен РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә лаек булды. Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүдәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Чайка” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Шәңгәрәев Дамир Мирзагосман улына “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Югары хезмәт күрсәткечләре өчен һәм авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан бертөркем авыл хуҗалыгы алдынгысы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Алар:

“Август-Мөслим” агрофирмасы баш энергетигы Сәрвәров Роберт Рәшит улы;

“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Мөхәммәтов Рифкать Хәертдин улы;

“Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Фазлыев Рифат Зәкәрия улы;

Миңнегалиев” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Миңнегалиев Рәшит Зөфәр улы;

Туган як” агрофирмасы механизаторы Гайсин Рафис Равил улы;

“Намус” агрофирмасы агрономы Кирамов Рәшит Исрафил улы.

Югары хезмәт күрсәткечләре өчен һәм Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан бертөркем авыл хуҗалыгы алдынгысы муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде:

“Август-Мөслим” агрофирмасы механизаторы Шәрипов Наил Заһит улы;

“Август-Мөслим” агрофирмасы механизаторы Нуруллин Илфар Миңнулла улы;

“Туган як” агрофирмасы савымчысы Сәлахова Фәнзирә Идият кызы;

“Намус” агрофирмасы механизаторы Солтанов Марсель Нургали улы;

Юнысов Илсур Рифкать улы “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы;

“Фаиза” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы сөт җыючысы Авзалова Рая Мөхәммәди кызы;

“Экомилк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең коры сөт цехы вакуум аппаратлары аппаратчысы Сабитов Расыйх Зөфәр улы;

“Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ашлык кабул итү предприятиесе ашлык киптерү аппаратчысы Баһауов Фирдәвес Габбас улы;

“Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ашлык кабул итү предприятиесе склад мөдире Ханова Ания Рәис кызы;

“Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Якимов Сергей Алексеевич;

“Нуретдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Петров Александр Маркелович;

“Чайка” фермер хуҗалыгы идарәчесе Харитонов Виталий Викторович;

“Чайка” фермер хуҗалыгының инкубатория мөдире Морзаханов Ленар Мирзаян улы.

Мул сыйлы табын артында узган бәйрәм районыбыз үзешчәннәренең җырлары белән, котлаулар белән үрелеп барды.

Әлфинур Ногманова.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев