Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт кенәгәләре дә электрон булачак

2020 елда Россиядә электрон хезмәт кенәгәләре барлыкка килде. Электрон хезмәт кенәгәләренә күчү – ирекле эш. Кәгазь форматтагы хезмәт кенәгәсе күпме кирәк, шул кадәр сакланачак.

Бу 2021 елда беренче тапкыр эшкә урнашучыларга кагылмый. Аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы барлык мәгълүмат бары тик электрон форматта гына булачак. 2020 ел дәвамында барлык гражданнар да кәгазь форматтагы хезмәт кенәгәсен саклау турында ирекле формада гариза яза ала. Бу очракта эш бирүче хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматны кәгазь версиягә дә төшереп барачак. 
2020 ел ахырына кадәр кәгазь хезмәт кенәгәсен саклау турында гариза белән эш бирүчегә мөрәҗәгать итмәгән гражданнар хезмәт кенәгәсен кулларына алачак. 2021 елдан аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат бары тик цифрлы форматта гына формалаштырылачак. 
Электрон хезмәт кенәгәсенә гражданнар Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетларында һәм дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук смартфоннар өчен булган приложениедә керә алачак. 
Кирәк булган очракта электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматлар кәгазьдә өземтә итеп биреләчәк. Моны эш бирүче (соңгы/актуаль эш урыны буенча), РФ Пенсия фондының территориаль бүлеге яисә МФЦ эшли ала. Бу хезмәт яшәү яисә эшләү урынына бәйсез рәвештә башкарыла. 
Электрон хезмәт кенәгәсе дистанцион рәвештә эшкә урнашу, шәхси счет мәгълүматлары буенча пенсияне дистанцион рәвештә рәсмиләштерү, электрон хезмәт кенәгәсе мәгълүматларын дәүләт хезмәтләре алу өчен файдалану һ. б. мөмкинлекләр бирә. 
Электрон хезмәт кенәгәсе кәгазь хезмәт кенәгәсендә исәпкә алынган бөтен мәгълүматларны да саклый. 
2020нче елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр пенсия бүлегенә электрон хезмәт кенәгәсе формалаштыру өчен гражданнарның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар бирергә бурычлы. 
Эш бирүчеләр хезмәткәрләргә электрон хезмәт кенәгәләре һәм кәгазь хезмәт кенәгәсен саклауга хокук турында язмача хәбәр итәргә тиеш. 
2021нче елның 1 гыйнварыннан эшкә кабул итү яисә эштән азат итү очракларында эш бирүче хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматны кабул итү яисә азат итү турында документ эшләнгән көннән соң килгән көннән дә соңга калмыйча пенсия фондына бирәчәк. Электрон хезмәт кенәгәсенә күчү закон тарафыннан регламентланган. 

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте. 
Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев