Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт белән тәрбиялибез

 Безнең Түбән Табын мәктәп-интернатында балаларга хезмәт тәрбиясе бирү иң төп бурычыбыз булып тора. Шул максаттан мәктәбебездә 32 сутый   мәйдан биләгән тәҗрибә участогы бар. 

Җиләк-җимеш бакчасы, яшелчә, чәчәкләр  үстерү өчен аерым кишәрлекләр бүлеп куелган, тәҗрибәләр үткәрү өчен тиешле шартлар тудырылган.  Укучыларга хезмәт дәресендә алган  белемнәрен  тәҗрибә бакчасында куллану мөмкинлеге  тудырыла. Яз җитүгә укучылар белән берлектә  чәчәк үсентеләре утыртабыз. Май аенда  мәктәп яны  участогында  эш кайный башлый. Укучылар җирне эшкәртәләр, түтәлләр ясыйлар, яшелчә , чәчәкләр утырталар. Шуңа күрә дә мәктәп яны участогы - балалалар өчен тәҗрибә һәм ачыш ясау урыны ул. Бакчада күп күләмдә кишер, чөгендер, суган,. Бәрәңге, кабак, кавын, карбыз, помидор, кыяр һәм күптөрле яшел тәмләткечләр үстерәбез. Алдагы елда утырту өчен орлыкларны да үзебез җитештерәбез. Укучы  яз коне  үзе утырткан  бер карбыз орлыгыннан көзен ялтырап торган түп-түгәрәк карбызлар җыеп алса яисә  бер бөртектән берсеннән-берсе матур, аллы-голле чәчәкләр  үскәнен күрсә,  аның хезмәткә мөнәсәбәте һәм кызыксынуы бермә-бер арта

  «Эшләмәсән эш коне, ни ашарсын кыш коне» дип эйткэн борынгы әби-бабаларыбыз. Без, мәктәп хезмәткәрләре, җәйге каникулда ял белән хезмәтне чиратлаштырып, файдалы итеп  үткәрергә тырышабыз.. Әлбәттә, уңыш алу өчен күп көч һәм хезмәт куярга кирәк.

  Укучылар каникулга таралгач та, көн дә бакчада эш кайный. Быел да,  коры ел булуына карамастан, бакчабыз гөрләп тора. Бүген инде суганнарны җыеп алдык. Барлыгы 500 кг  суган үстереп, шуның 250 кг сатылды, калганы укучыларга ашарга ашханәгә кертелде. Мәктәбебез аллы-голле чәчәкләргә күмелеп утыра.  Аларның 20 төрле сортын үстерәбез, орлыкларны көздән укучылар белән берлектә әзерлибез.

Мәктәпне кабул итү комиссиясе мәктәп  бакчасына һәм мәктәпнең яңа уку елына әзерлегенә   уңай бәя бирде. Монда,әлбәттә, тынгысыз җитәкчебез Хәбибуллин Ильшат Рафис улының хезмәте бик зур. Шушы зур коллекивны дус-тату итеп, бергәләшеп , ярдэмләшеп эшләүне оештыру җиңелләрдән тугел. Болар өчен мин җитәкчебезгә һәм  хезмәттәшләремә зур  рәхмәтлемен. Алдагы көндә дә коллектив белән кулга-кул тотынып, зурдан-зур  уңышларга ирешеп эшләргә язсын иде.

Бакча җитәкчесе һәм хезмәт укытучысы Хәлимова Гүзәл Мирзәмөхәмәт кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев