Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәерле сәгатьтә!

Быел газетабызның беренче саны 13 гыйнварда – Россия матбугаты көнендә дөнья күрә. Сөенечкә булсын!

1703нче елның 13 гыйнварында Петр I карары белән Россиядә “Ведомости” газетасының беренче саны дөнья күргән. 13 гыйнварда искечә Яңа елны да билгеләп үтәбез бит әле. Тагын бер тапкыр Яңа ел белән сезне! 
Бәйрәм рухы ел дәвамына сузылыр кебек. Ник дигәндә, быел “Авыл утлары” газетасы нәшер ителә башлауга 90 ел тула. Яшь-җилкенчәк түгел, дөньяны танып белгән зирәк картлар яшенә җиткән газетабыз. Сезнең кебек тугры дуслар булганда газета 100 яшен дә, 150сен дә тутырыр, Алла боерса! 
2021 елның беренче эш көне Бөтендөнья “рәхмәт” көненә туры килде. Без дә эш-гамәлләребезне рәхмәт әйтүдән башлыйк әле. Еллар дәвамында безнең белән булган, газетабызның аерылмас дусларына әверелгән әбунәчеләребезгә рәхмәт! Вакытлы матбугат укучылары булганда яши. Безне яшәткәнегез – ел саен язылуыгыз, кызыксынып укуыгыз өчен рәхмәт сезгә, кадерле укучыларыбыз! Әйе-әйе, сезнең һәрберегез безнең өчен бик кадерле! Вакытлы матбугатка язылу барышын журналистлар “ут йотып” күзәтә. Хәер, күзәтеп кенә калмыйбыз, әбунәчеләрне кызыксындыру өчен бүләкләр дә уйнатабыз, акцияләр дә оештырабыз, кыскасы, әбунәчеләребез санын саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Газетабызның язмышына, киләчәгенә битараф булмаган райондашларыбыз барлыгына сөенәбез. Андыйлар белән таулар күчерергә була. Газетабызның ышанычлы дусларыннан берсе – Рус. Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Фирдәвес Фәрхетдинов быел да авылдашларын альтернатив ысул белән район газетасына яздырды. Атна саен берничә дистә газетаны авылдашларына алып кайтып бирә ул. Укысыннар гына! Подписка төгәлләнергә санаулы гына көннәр калганда “Август-Агро” идарәче компаниясе  ярдәм кулын сузды. Компания, өлкән яшьтәге 53 райондашыбызны киләсе яртыеллык өчен район газетасына яздырып, укучыларыбызга да, безгә дә Яңа ел бүләге ясады. Игелекле гамәлегез өчен зур рәхмәт сезгә! 
Игелекле эшләр, күркәм гамәлләр белән башланган ел, һичшиксез, әйбәт булырга тиеш! Шулай дип юрыйк. Укучыларыбызның саны артыр, дип өметләник. Гасырлар дәвамында яшәгән, үскән басма матбугат юкка чыга алмый. 2021 елны Президентыбыз юкка гына Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итмәде. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

 

Римма Афзалова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев