Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәдисләрдә – гаилә тормышы

Никах ул – минем сөннәтем, һәм әгәр кемдер (җитди сәбәпләр булмыйча торып) никахтан (гаилә корудан) баш тартса, шул миннән һәм минем юлымнан баш тарткан була.

* Сезнең арагызда иң яхшысы шул: кем хатынына (иренә) һәм үз гаиләсенә карата иң яхшы мөгамәләдә.
* Мөхәммәд пәйгамбәрдән (гәләйһиссәләм): “Хатын-кызларның иң яхшысы нинди?” – дип соралгач, ул: “Аңа караганда хәләл җефете (ире) шатлана торганы”, – дип җавап бирде.
* Мөхәммәд пәйгамбәр (гәләйһиссәләм) әйтте: “Сабый балаларны кызгана белмәүче, аларны (шуклыклары өчен) гафу итмәүче, гомумән, аларга шәфкать-мәрхәмәтлелек күрсәтмәүче кеше бездән түгел”.
* Хак иманга ия булган мөэмин шул кеше: кем янында башкалар (һәм үз гаилә әһелләре) үзләрен тыныч һәм имин тоя. 
* Әгәр яшь кеше өлкән кешегә, аның олы яшьтә булуын игътибарга алып, хөрмәт белдерә торган булса, бу кеше үзе олыгайгач, Аллаһы Тәгалә аңа аның өлкән яшен хөрмәтләүче яшь кешене җибәрер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев