Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәбәрчебезгә – “Татмедиа” АҖ бүләге

Гөлфия Мөхәмәтгәрәеваны Мөслим-информ белән даими хезмәттәшлеге өчен бүләкләдек.

Гөлфия Мөхәмәтгәрәева – лаеклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Аның исеме газета укучыларга яхшы таныш. Күңелне кузгатырлык язмалары белән райондашларны сөендереп тора ул. 
Гөлфия апа әзерләгән радиотапшыруларны да тыңлаучыларыбыз көтеп ала. Туган телебезнең үзенчәлекләре турында “Тел дигән дәрья бар”, “Тукай укулары”, әдәп-әхлакка өйрәтүче “Кыйссадан хисса” тапшыруларын Гөлфия Мөхәмәтгәрәева әзерләде. Быел әлеге тапшырулар янына Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Утлы еллар авазы” тапшырулар циклы да өстәлде. 
Игътибар итсәгез, Гөлфия апа “Тәртип” радиосында да тапшырулар алып бара. Бүген ул “Тәртип”кә сигезенче тапшыруын әзерли. “Татарстан яшьләре” газетасының да актив авторы. Язу, нинди дә булса вәзгыятькә карата үз фикерен белдерү – Гөлфия апаның күңел таләбе.
– Газетада чыккан язмага яки берәр ситуациягә карата фикер кулга каләм алырга этәрә. Утырдың да яздың түгел, башта уйланып йөрим. Инде тәмам әзер булгач, уй-фикерләремне кәгазьгә төшерәм, – ди Гөлфия апа. 
Мәгърифәт нуры таратучы укытучылар элек-электән газета-журналларны күпләп алдырды. Мәгариф хезмәткәрләренә адресланган вакытлы матбугаттан тыш республикадагы вәзгыять белән таныштыручы газеталарны да укырга кирәк! Укытучы яңалыклардан хәбәрдар булырга тиеш. Хәер, басма матбугатка мәхәббәт Гөлфия апага кечкенәдән салынган. 
– Әти район газетасын, исеме үзгәргәч тә, “Күмәк хуҗалык” дип йөртте. Ул аны “Күмәк хуҗалык” вакытыннан бирле алдырды һәм укыды. Өйгә “Роман-газета”, “Огонек”, “Охотничье хозяйство”, “Вокруг света” журналлары, “Сельская жизнь” газетасы килә иде. Әти дә, әни дә укырга яраттылар. Вакытлы матбугатка, китапларга мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнә. Әти-әнисенең китап укуын, газета-журналлар алдыруын күреп үскән бала үзе дә китап укыячак, вакытлы матбугатка язылачак, – ди Гөлфия апа. 
Укырга ярата торган гаиләгә килен булып төшә ул. Укытучы булып эшләгән дәвердә мәгариф хезмәткәрләренә адресланган матбугаттан тыш тагын бик күп газета-журналлар алдыра. Балаларының да һәрберсенә аерым газета-журналга язылалар Гөлфия һәм Рәшит Мөхәмәтгәрәевләр. 2021нче елның беренче яртыеллыгы өчен алар “Авыл утлары” (16+), “Татарстан яшьләре” (16+) газеталарына, “Казан утлары” (16+), “Мәйдан” (16+) журналларына язылганнар. “Шәһри Казан” газетасына (16+) да языласым бар”, ди Гөлфия апа.

Римма Афзалова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев