Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәбәр ит!

Акция кысаларында теләге булган һәркем ышаныч телефонына шалтыратып, законсыз рәвештә наркотиклар белән сату итү фактларын хәбәр итә ала.

11 марттан 22 мартка кадәр республика буенча “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!” бөтенроссия акциясе старт ала. “Акциянең төп максаты – наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтү. Акция кысаларында теләге булган һәркем ышаныч телефонына шалтыратып, законсыз рәвештә наркотиклар белән сату итү фактларын хәбәр итә ала. Наркоконтроль хезмәткәрләреннән тыш, сорауларга наркологлар, психологлар, мәгариф, балалар һәм яшьләр белән эшне оештыру өлкәсендәге белгечләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре дә җавап бирәчәк. Бер шалтырату да игътибардан читтә калмаячак. Хәбәрләр район эчке эшләр бүлегенә 2-42-02, Татарстан Эчке эшләр министрлыгына 8(843) 291-20-02, балаларның ышаныч телефонына 8-800-2000-122 номерлары аша кабул ителә”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге оперуполномоченные Эльмир Шәймарданов.

Фото https://www.shutterstock.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X