Мөслим-информ

Хәбәр ит!

11-22 март көннәрендә республика буенча “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!” бөтенроссия акциясе бара.

Аның максаты – наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга игътибар юнәлтү. Акция кысаларында һәркем, ышаныч телефонына шалтыратып, законсыз рәвештә наркотиклар белән сату итү фактларын хәбәр итә ала. Наркологлар, психологлар, мәгариф, балалар һәм яшьләр белән эшне оештыру өлкәсендәге белгечләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре сорауларга да җавап бирәчәк. Хәбәрләр район эчке эшләр бүлегенә – 2-42-02, ТР Эчке эшләр министрлыгына – 8(843) 291-20-02, балаларның ышаныч телефонына 8-800-2000-122 номерлары аша кабул ителә. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: