Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатын кызлар, сезнең өчен!

Кер кондиционерын өйне җыештырганда файдаланырга була. Аны идән юа торган суга кушарга мөмкин, әлеге эремәгә ма-нылган чүпрәк белән ту-зан сөртә аласыз. Кондици-онерлы эремә белән юыл-ган өслеккә тузан утырмый.

Буяу

Кайчак ачылган буяу-ны шундук кулланып бете-реп булмый. Капкачын ни-чек кенә япсагыз да, аның өстенә элпә катачак. Мон-дый очракта буяу савытын чүкеч белән сугып, тыгыз-лап ябарга һәм әйләндереп куярга кирәк. Элпәсе банка төбендә калачак.

Гөлләргә ашлама

Суган кабыгыннан гөлләргә ашлама ясый аласыз. 1 л җылы суга бер уч суган кабыгы салып, сүрән утта 2-3 минут кай-натырга. Суытырга һәм сөзәргә. Гөлләргә сибү өчен, төнәтмәгә – 1:5 исәбеннән, яфракларына сиптерергә 1:2 исәбеннән су кушар-га кирәк. Ул үсемлекләргә ашлама булып та тора, корткычларга каршы көрәшергә дә ярдәм итә. Су-ган төнәтмәсен саклап бул-мый, ул тиз бозыла, исләнә.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев