Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатын кызлар, сезнең өчен!

Спатифиллумны “хатын-кыз бәхете гөле” дип атыйлар. Ышанулар буенча, аны үстерүче хатын-кыз парын тиз таба. Өйдә низаг, бер-береңне аңламау, гаугалар бар икән, гөл зәгыйфьләнә. Спатифиллум талымсыз, шулай да дөрес тәрбияләмәгәндә, чәчәк атудан туктый.

Моның берничә сәбәбе бар. Гөлне кинәт зур чүлмәккә күчерергә ярамый. Тамырлары чүлмәкне тутырмыйча, ул чәчәк атарга ашыкмаячак. Гөл яктылык ярата, әмма аңа туры кояш нурлары төшмәскә тиеш. Үтәли җил дә зыянлы. Тәрәзә, форточканы ачып, бүлмәне җилләтергә яратасыз икән, гөлне аулаграк урынга куегыз. Аңа кондиционер җиле дә тимәскә тиеш. Гөл дөрес кышларга тиеш. Кышын батарея янында торган гөлнең чәчәк атуын көтмәгез. Кышын ул +16, +18 градуста ял итә. Картайган чәчәкләрен кисеп ташларга курыкмагыз, яңалары бик тиз үсеп чыга һәм гөл яңара.
Горчица
Өйне тәртиптә тоту, савыт-саба юу өчен ай саен күпме көнкүреш химиясе алабыз. Акча түкмичә генә, экологик яктан чиста әйберләр белән дә пөхтәлек саклап була. Горчица – савыт-саба юу өчен менә дигән чара. Дымлы губкага коры горчица сибәргә һәм юарга. Ул майны эретә, бик яхшы чайкала, исләрне бетерә һәм савытларны ялтырата. Чәй содасы да савыт-саба, сантехника әйберләрен яхшы чистарта, ялтырата. Тәрәзәне аш серкәсе эремәсе белән юа аласыз. Аш серкәсенә 1:5 исәбеннән су кушарга һәм юарга була. Ул көзгене дә ялтырата. Аш серкәсен лимон согына алыштыра аласыз.
Челтәр
Саргайган челтәрне яңартырга була. Тоз һәм яшел су (зеленка) гына кирәк. Челтәрне кичтән җылы суга җебетергә салырга, иртән кер порошогы белән юарга кирәк. Аннан 0,5 л җылы суга 3 аш кашыгы исәбеннән эре тоз кушарга һәм челтәрне тозлы суга салып, кимендә 3-4 сәгать тотарга. Челтәрне алырга, тозлы суга 1-2 тамчы яшел су (зеленка) өстәргә. Челтәрне әйләндергәләп, яшькелт суда чайкарга. Тоз аны ныгыта, катыландыра, яшел су агарта. Челтәр яңарып китәчәк.
Кыяр тозлау
Ай календаренә карасаң, яңа ай туарга 5-6 көн кала тозланган кыяр – иң тәмлесе. Кыярның иң өске катламы итеп берничә кисәк керән тамыры куйсагыз, кыяр күгәрми һәм суы тоныкланмый. Әгәр кыярны мичкәдә тозларга уйласагыз, аны укроп, чамбыр һәм башка хуш исле үлән суы белән чайкагыз. 1-2 кашык горчица порошогы яки бер чеметем горчица орлыгы тозлы помидорга әче тәм бирә һәм аны кирәгеннән артык әчүдән саклый. Кыяр банкасы атмасын өчен, рассолга 2 аш кашыгы аракы яки 1 аш кашыгы спирт салырга кушалар.
Кер юу
Кайчак ирләр күлмәгенең якасы автомат машинада юганда чистарып бетми. Якага теләсә нинди шампунь ышкып, машинага салыгыз. Ул тиредәге майларны чистарта, күлмәктә бернинди тап калмый. Гомумән, шампунь май тигән теләсә нинди киемне юү өчен яхшы.

Фото -Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X