Мөслим-информ

Хатлар яза идек...

Үсмер чакларымда миңа хатларны шактый күп язарга туры килде. Хат язу рәхәт эш түгел ул.

Үсмер чакларымда миңа хатларны шактый күп язарга туры килде. Хат язу рәхәт эш түгел ул. Безнең заманда олыларга: “Юк”, дип әйтү юк иде. Аларның кырыс күзе, каты сүзе, алай да булмаганда – матчага кыстырылган сыек чыбык кирелектән бик яхшы тәрбия чарасы иде. Шуңа телисеңме, теләмисеңме, олылар әйтү белән “хат язу” дигән бик ялыктыра торган мәҗбүри эшкә утырасың. Хат саен кабатлана торган “күптин күп, чуктин чук” сәламнәр үзләре генә дә бер битне тутыра. Аннары бер хаттан икенче хатка кадәрге вакыт аралыгында авыл хәлләре языла. Хатка шигырь я җыр да өстәлә. Шулай байтак озын хат туа. Бик саклап кына тоткан конвертка адресны язасың. Хәзерге чиста язучы таяклар юк, “химик” карандашны төкрекләп адрес язып, үзең шәмәхәләнәсең. 
Хатлар шигырь, җырларсыз язылмады. Нигә җыймадым икән мин аларны? Кызганыч... Хат язганда мин, үзем дә аңламыйча, авылның, халыкның тарихы, татар авылларының мәдәнияте эчендә йөзгәнмен икән. Әбиләр һәр хатка яңа шигырь яздыралар, узган хатта язылганнар бик сирәк кабатлана. Каян шулкадәр күп белгәннәр? Мин аларның китапларына гаҗәпләнә идем. Искечә басмалы китапларыннан алар безнең дәреслекләрдә булган шигырьләрне дә әйтеп яздыралар иде. Күп тотудан таушалып беткән бу китапларны, чиста чүпрәккә төреп, китап киштәләрендә саклап кына тоттылар. Алар укыган иске китапларны, борынгы дастаннарны мин 60 яшемдә генә үзлегемнән укырга өйрәнә алдым. Соңгы елларда авылны мәсхәрәләүләр күп булды. Мәскәү “элита”сының телендә “колхозник”, “деревня” кебек сүзләр иң надан, белемсез, эшлексез кара халык дигән сүзләрнең синонимына әйләнде. 50-70нче елларның авыл кешесе белемле, акыллы, мәдәниятле иде. Тик ул Мәскәү мәдәниятеннән нык аерыла. Миңа моны аңлау бик соң килде. Әдәпле халыкның китаплары да әдәпле булган. Аларда көчләү, исерү, үтерү, кыйнау, урлап баю, көнчелек, кеше малына кызыгу һәм башка шундый хәзерге авыллар йотылып укый торган темалар юк. Узган гасырның 70нче елларына кадәр татар авылларында борынгы тәрбия сүрелмәгән иде әле. Хәзер дөнья башка, үзебез башка. 
Менә бер шигырь: 
“Әнә килә автомобиль, төягәннәр кәтүкләр. 
“Берегез анда, берегез монда”, – дип кычкыра кәккүкләр”. 
Бу шигырьне мин олы апамнан (хәзер 84 яшьтә) алдым. Тегермәнлек авылында безнең әбиләр күршесендәге мескен өйдә Шәрифелттәй дигән фәкыйрь карчык яшәде. Аның бердәнбер малае сугышка китеп, сугыштан соң да байтак вакыт читтә яшәгән. Минем апам шуның малаена әбидән хатлар яза торган булган. Әби, чиксез сагышын шигырь юлларына салып, һәр хатын шушы юллар белән тәмамлаган. 
Шундый җыр да исемдә: “Бетте сүзем. Ике күзем, хат язып җибәр үзең...” Егетләр, кызлар сөйгәннәренә, хатлар язып, менә шундый матур җыр, шигырь сүзләрен дә юллаганнар. 
Кайчак әбиләр хатларын маркасыз конвертка салып җибәрәләр иде. Мондый хатны адресат почтальоннан бер сум акча түләп алырга тиеш булды. Яшьләр дә, шаярыпмы, үртәпме, бер-берсенә түләп алышлы шундый хатлар җибәргәләгәннәрдер, шуңа багышланган җыр да бар иде: 
“Ал минем түбәтәем, гөл минем түбәтәем. 
Хөкүмәткә файда булсын, бер тәңкә түләтәем...” 
Хәзер сагынып та, шаярып та хатлар язмыйлар. Ерактагы якыннар белән аралашу хезмәтен хатлар түгел, өй, кесә телефоннары, электрон почта үти. “Әлү, привет, пока...” Якыннар белән сәламләшү, аралашу, хушлашу сүзләре шундыйрак хәзер. Элегрәк исә авылның иң көтеп алына торган, мәртәбәле кешесе хат ташучы булды. Әбекәйләр, әнкәйләр аны каршы чыгып, көтеп алалар, хат китерсә, чәйгә кыстап, рәхмәтләр укыйлар иде. Хатларны укыгач (күзләре начар күргәннәре яисә хәзерге язуны белмәгәннәре кешедән укыткач), кадерләп, киштәләргә я өстәл япмасы астына куялар. Хатлар озак килми торганда әбиләрем: “Бәбекәем, тагын бер кат укы инде шуны”, – дип, күп укудан таушалган иске хатларын күтәреп керәләр иде. Бала чагымда әбиләргә “читтән” килгән хатларны байтак укыган идем. Авыллар баеды. Иске киштәләрне, өстәлләрне, иске хатлары, таушалган, кыршылган клеенкалары белән бергә, чыгарып түктеләр, яндырдылар. Әгәр дә берәрегездә ул чакларның хатлары, открыткалары сакланса, белегез: халкыбызның тормышын, язмышын чагылдыручы эчкерсез, әмма чиксез мәгънәгә ия, чамасыз кыйммәтле мәдәни мирасалар. Аларның гарәп, латин язуы белән язылган булуы да ихтимал, чөнки ул чактагы олыларның күбесе шушы язуларны гына өйрәнеп кала алган иде. Бу хатларны юллап, хәзерге язмага да әйләндереп, музейларда гына сакларга кирәктер, бәлки. 
1919нчы елның 26 декабренда наданлыкны бетерү турында декрет кабул ителде. 1920нче елның 19 июнендә наданлыкны бетерү буенча РСФСРның Халык комиссарлары Советы төзелде. Аны Халык мәгарифе комиссары (Мәгариф министры) Луначарский җитәкләде. Шулай итеп, моннан 100 ел элек Совет власте илнең бөтен халкын диярлек парта артларына утыртты, 8 яшьтән 50 яшькә кадәрге кеше укырга һәм язарга өйрәнергә тиеш булды. 1939 елгы халык санын алу РСФСРның 16 яшьтән 50 яшькә кадәрге халкының 90 процентка якынының укый һәм яза белүен күрсәтте. 
Сугышка чаклы СССР иң күп укучылар иле иде. Сугыш аны иң күп язучылар иле дә итте. Бөек Ватан сугышы чорында почтальоннар адресатларга 10 миллиард 700 миллионнан артык хат китергәннәр (интернет челтәреннән). Конвертларга кытлык булгандыр, 50нче елларга кадәр, дәфтәр кәгазенең бер ягына хат язып, аны өчпочмаклап бөкләп, чиста ягына адреслар язылган хатлар да йөри иде. Фронттан килгән менә шушындый хатларны “солдат өчпочмаклары” дигәннәр. Ә хатларсыз булмый. 1938 елларда ук хәрби хезмәткә алынган егетләр, сроклары җитеп тә өйләренә кайта алмыйча, 1941 елның җәендә сугышларга керделәр. “Гитлерны җиңдек, инде илгә кайтабыз”, – дип көткән, сугышларда чыныккан, дөньяда иң югары хәрби осталыкка ирешкән ир-егетләрнең бик күпләренә сугышны 1945 елда кабаттан Ерак Көнчыгышта япон милитаристларына каршы дәвам итәргә туры килде. Шулай итеп, күпләрнең 6-7шәр ел гомере Совет Ватаны өчен сугышларда, Ватан сагында үтте. “Солдат өчпочмаклары” килеп тормаса, аларның хәлен каян белерләр иде? 
Күзе бик начар күргәнгә безнең әнкәй яза алмый, үзе әйтеп торып, хатларны бездән яздыра иде. Бервакыт, 3-4нче классларда укый идем микән, инде шактый яхшы яза идем, әнкәй миңа олы апага хатны үземә язарга кушты. Мин ни ишеттем, ни белдем, шуларны кәгазьгә тездем. Ярый әнкәй конвертка салганчы хатны кычкырып укытты. Анда мин ипи чиратларының кыенлыгын да, өйнең суыклыгын, утын кытлыгын, аягыма юклыгын да язган идем. Хәтта; “И апа, монда тозга да чират”, – дип өстәп куйганым исемдә. Әнкәй хатымны мичкә атты да, үзе әйтеп торып, бернинди зарсыз, матур хат яздырды. Шунда әнкәемнән белдем: читтәге якыннарны зарлар белән борчырга ярамый, алар илдән аерылган, аларга болай да авыр икән. 
Хәзер хатлар килми. Юк аларны язучылар. Бары да укый, яза белә, ә менә хатлар язмыйбыз. 
“Мотя на щет мяса ты писала лучше бы сами ели чем продавать”. Тәрҗемәсе: “Мотя, син ит турында язгансың. Сатканчы, үзегез ашасагыз яхшырак булыр иде”. Моны Матрена Максимовна Орлова дигән хатынга аның ире – кызылармияче Иван Филиппович язган булган. Сугышчының хатыннан шушы өзекне, бер ноктасын, өтерен, хәрефен дә төзәтмичә, Мышкино шәһәрендәге мәрмәр мемориалга язып куйганнар. Сугыш хатлары алар – бөек чорның эчкерсез документлары. Елкылдап торган мәрмәргә аны урнаштыру – гади солдатка, “солдат өчпочмаклары”на карата иң зур гаделлек. 
Разия Гыйлаҗина. 
Мөслим.

Фото - Pixabay.com  
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: