Мөслим-информ

Харрас фестивале – минем өчен яз ул!

Иске Карамалыда быел да шигырь язучылар арасында шагыйрь Харрас Әюп исемендәге фестиваль узачак.

Әйе, инде өченче ел мин шул “чир” белән чирлим. Башланган эшне камилләштерәсе, үстерәсе килә. Харрас Әюп исемендәге районара шигырь язучылар фестивале миңа балам кебек. 
Былтыр анда, Мөслим чикләрен узып, Сарман, Җәлил, Алабуга районы вәкилләре дә катнашты. Быел да 17 апрель көнендә уздыру максаты тора. (Илдәге бүгенге ситуациягә бәйле бәйге кичектерелә. Вакыты турында яңадан хәбәр итәрбез). Әмма бүген ачыктан-ачык сөйләшү өчен язам бу мәкаләне. Кызганыч, 2019 елда фестиваль уздыру өчен грант ота алмадым мин. Үз гомеремдә өч грант язып, бары тик берсе – 2014 елда Иске Карамалы китапханәсенә җиһазлар алу өчен тутырылганы җиңү китерде. Районкүләм игезәкләр һәм Харрас Әюп исемендәге фестивальләргә “тәтемәде” грант.
Сүз башы бит койрык иде дигәндәй, мин Харрас Әюп исемендәге фестивальне арабыздан вакытсыз киткән легендар шагыйрь, мәхәббәт җырчысының исемен мәңгеләштерү максатында уйлап тапкан идем. Моннан өч ел элек фестиваль генә уздырып калмадык, ә 170 кеше кул куеп, Мөслимдәге я берәр урамга, я район үзәк китапханәсенә шагыйрь исемен бирик дигән үтенечне хакимияткә хат итеп юлладык. Ишеттеләрме мине? Юк! Мөслим читкә типкәнне Казан Харрасны күтәрерме соң? Кулымнан килгәнен эшләдем: Күбәк урта мәктәбенә шагыйрь хөрмәтенә истәлек тактасы куелды. Аны шулай зурладык. Бу эштә Мөҗәһит Әхмәтҗанов киңәшче дә, терәк тә булды. Ике ел рәттән фестивальнең жюри рәисе иде. Әмма былтыр нәтиҗәләр чыгарганда, 50 катнашучы һәм зал тулы тамашачы алдында Мөҗәһит абый:
– Монда китап бастырырлык бер генә шигырь дә яңгырамады! – диде. 
Яңагыма чалтыратып җибәрделәрмени... Хәер, алай булса, авыртыр да бетәр иде. Залда килгән кунаклар, инде берничә шигырь китабы чыгарган катнашучылар, Харрас Әюпның туганнары утыра бит. Бәйге 18 яшьтән 100 яшькәчә күңел халәтләре шигъри юллар булып ташыган кешеләр өчен уздырыла. Алар Тукай премиясенә дә дәгъва кылмыйлар, күбесенең бастыру мөмкинлеге дә юк, ә шулай бер күрешү – бер гомер. Ике ел рәттән фестивальдә 50гә якын конкурсант катнашты. Газета укучыларга аларның күбесе таныш. Михайловкадан Тамара Садыйкова үзе генә дә ни тора!
Үпкәләремне эчкә йотып, “Ярар, уздырмам”, – дидем. Бала-чага нәкъ шулай авыз турсайта. Ә минем хакым юк! Үземә ярдәм иткән Сәрия апа Аронова, Нәҗибә Батыршина, Харрасның апасы Хәкимә, сеңлесе Әлфия, җизнәсе Хәлилне рәнҗетергә ни хакым бар? Алар мине рухландыручы да, матди ярдәм кулы сузучылар да булдылар. Беренче фестивальгә Харрас Әюпның улы Айдар кайткан иде. Икенчесен күрә алмады: мәңгелеккә күчте, Түрештә әтисе янына җирләнде. Айдар хөрмәтенә “Кеше китә – җыры кала” номинациясен булдырдык. Былтыр Харрас абыйның, Казаннан кунак булып, бүләкләр төяп кайткан җәмәгате Лүзия ханым, улы Айдарның тормыш иптәше Рүзилә һәм аларның төпчек кызлары бәйрәм бизәге булдылар. Хәзер аларның күңелен китимме? Юк, өченче фестиваль узачак!!! Ә Мөслим җитәкчелеге мине ишетсен иде. Ашаган белми – тураган белә. Районда ике тапкыр республикага шаулатып игезәкләр фестивале уздырган, ун истәлек тактасы куйдырган, туган авылымда музей төзеп ятучы, Хәррас Әюп фестивален уздыручы 20 ел авыру-хаста шул Гөлназ бит инде мин. Мактану кебек чыктымы? Башкарган эшләремә отчет һәм җан авазы дип кабул итегез, зинһар!
Нәтиҗә исә мондый. Быел да фестивальгә чит районнардан кунаклар көтелә. Нигезләмә буенча былтыр районара статусы алды ул. Темасы – “Тормыш җыры”. Бөек Җиңүне дә, Татарстанның 100 еллыгын да үз эченә ала. Әмма бер шарт – сәхнәдә бер шигырь укыйсы. Былтыргы кебек “Менгәч-менгәч, икене сөйлим!” дигән әрсезләрне чикләү өчен шулай кирәк. Жюри да читтән чакырылачак. Гаделлек өчен!
Форсаттан файдаланып, нинди генә бәйрәм, чара уздырсам да, ихлас ярдәм иткән, үземне кече яшьтән иҗади үстергән “Авыл утлары” газетасына, “Мөслим” телевидениесенә тирән рәхмәтемне белдерәм.

Гөлназ Шәмси.
Иске Карамалы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: