Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкара гаилә көне белән!

БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара гаилә көне 1994 елдан билгеләнә. Ул гаиләнең күпсанлы пробле­маларына игътибар итүне максат итеп куя.

Гаилә — җәмгыятьнең төп элементы һәм кешелек кыйм­мәтләрен саклаучы. Ул дәү­ләт­не ныгытуга һәм халыкның иминлеген арттыруга булышлык итә. Гаиләнең төп тәгаен­ләнеше — бала тәрбияләү.

Бөтен дөньяда тулы булмаган гаиләләрнең һәм аерылышуларның күплеге җитди проблемага әверелде. Кызганычка каршы, безнең илдә дә бар алар. Бүген кешеләр соң гаилә кора, тәүдә белем алырга, карьера ясарга һәм акча эшләргә тели. Балаларны да соң табалар. Күпләр бөтенләй бала тудырырга теләми, аларны тәэмин итү авырлыгыннан курка. Шул сәбәпле күп гаиләләр бер бала белән генә кала.

Бүгенге көннең тагын бер тенденциясе — гражданлык никахларының популярлыгы. Кешеләр, артык бурычлардан котылырга теләп, мөнәсәбәт­ләрен рәсми теркәми яшәүне хуп күрә.

 

Соңгы елларда Русия Хөкүмәте гаиләгә зур игътибар бирә. Әйтик, “Ана капиталы” кертелде. Шул рәвешле дәү­ләт демография хәлен яхшырту өчен илдә бала тууны дәртләндерергә омтыла. Яшь, күп балалы һәм башка гаиләләргә ярдәм программалары да эшли. Ил буенча перинаталь үзәкләр төзелә, йөкле хатыннар сәламәтле­генә һәм иминлегенә игътибар арта. Моннан тыш, яшь аналарның мәшгуль­леген тәэмин итү юнәлешендә күп эш башкарыла, алар өчен эш режимнары көйләнә.

Ташланган балалар, ялгыз картлар, күп балалы гаиләләр, шулай ук, авыр тормыш хәлендә калучыларга социаль ярдәм күрсәтүгә дә игътибар арта. Бүген аерылышулар нык таралган. Революциядән соң аның процедурасы гадиләшт­ерелде, аны хәзер ир яисә хатын язган гариза нигезендә эшләп була. Иң таралган сә­бәп — холыклар туры килмәү. Ата-ананы бу адымыннан гаиләдәге кечкенә балалар да туктатмый.

Гомумән, илдә демографик хәл мактанырлык түгел. Халык саны кимүгә таба. Русия­леләрнең уртача гомер озынлыгы — 60-65 яшь. Күп илләр­дә үлем күрсәткече туу дәрә­җәсен күптән узды. Җәмгыять­нең игътибарын шушы проблемаларга юнәлтү өчен Халыкара гаилә көне булдырылган. Бу көнне бөтен илләрдә гаилә проблемаларына багышланган чаралар үтәчәк.
Гаилә - ул җан тынычлыгы таба торган урын.
Барыгызны да гаилә көне белән кайнар котлыйбыз, гаиләләрегезгә иминлек, татулык, ныклы сәламәтлек
телибез, балалар куанычын, игелеген куреп яшәргә язсын! Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев