Мөслим-информ

Халык җыеннары узды

Соңгы елларда бик күп эшләр эшләнде, үз җирлегегезгә хуҗа булып, шөкер итеп, булганнарны саклап калырга тырышыйк, барсы да бит үзебез өчен"- дип ассызыклап үтте район башлыгы Рамил Муллин.

Крәш Шуран һәм Вәрәшбаш авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды.
Җыенда җирлек Башлыклары эшләнгән эшләр буенча халык алдында отчет тотты.
Район Башлыгы Рамил Муллин чыгыш ясап, халыкның мөрәҗәгатьләрен тыңлады, сорауларга җавап бирде.
Җирлекләрдә күтәрелгән сораулар су һәм юлга кагылышлы булды. Су мәсьәләсендә җавап шунда ук халыкның үзеннән булды: Кыш көне су проблемасы юк, күрше бәрәңге рәт арасына көне төне су агыза, замечание ясасаң тавыш чыга, ә без чәй эчәргә тилмерәбез. Су сипкәннән бәрәңге сабак кына үстерә, файдасы юк. Кайчан бу мәгънәсезлек бетә, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәник! Су насослары чыдамый бит бу кадәр су тотуга, - дип ачыргаланып сүз тотучы белән авылдашлары да килеште.
"Авыл эче юллары үзара салым программасы белән тәртипкә китерелсә, авыл ара юллар ремонт программаларына керү өчен җитәкчелекнең тырышлыгы гына җитми, замана үзгәрә, проектлар бүленеше халык активлыгыннан тора. "Народный конроль" системасында активлык күрсәтү зарур. Бердәм эш итү мөһим!
Соңгы елларда бик күп эшләр эшләнде, үз җирлегегезгә хуҗа булып, шөкер итеп, булганнарны саклап калырга тырышыйк, барсы да бит үзебез өчен"- дип ассызыклап үтте район башлыгы Рамил Муллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: