Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык медицинасы

Шифалы сок – йөрәккә дәва Уртача зурлыктагы 2 кызыл чөгендерне һөм 2 кишерне вак угычта уып, тукыма аша согын сыгарга. Сок чыгаргыч аша үткәрергә дә ярый. Барлыкка килгән сокны 3 өлешкә бүлеп, көнгә 3 гапкыр, ашарга 1 сәгать кала эчәргә. Сокны суыткычта саклагыз. Мондый “дару” йөрәкне чистарта. 3 көн шул рәвешле дәваланырга киңәш ителә. Сарымсак х олестеринны көйли

Шифалы сок – йөрәккә дәва
Уртача зурлыктагы 2 кызыл чөгендерне һөм 2 кишерне вак угычта уып, тукыма аша согын сыгарга. Сок чыгаргыч аша үткәрергә дә ярый. Барлыкка килгән сокны 3 өлешкә бүлеп, көнгә 3 гапкыр, ашарга 1 сәгать кала эчәргә. Сокны суыткычта саклагыз. Мондый “дару” йөрәкне чистарта. 3 көн шул рәвешле дәваланырга киңәш ителә.
Сарымсак холестеринны көйли
Яшел төстәге яшелчәләр – татлы борыч, кәбестә, петрушка, укроп, сельдерей, салат яфраклары холестерин күләмен көйли. Кишер, чикләвек, үсемлек мае да холестеринны киметә. Көн саен 3 тырнак сарымсак ашау да файдалы. 3-4 атна буе рәттән көн саен суган ашаганда, холестеринны 30 процентка арттырып була. Холестерин күләмен нормада тоту өчен, тәүлеккә 1 стакан пешкән борчак, ясмык, фасоль, соя яки ногыт борчагы ашау кирәк. Майлы балык, солы ярмасы, яшел алма, цитруслылар, майсыз сыер ите, яшел чәй, дөге һәм арпа көрпәсе дә холестерин күләмен нормада тотарга ярдәм итә.
Ютәлдән –  борычлы чәй 
Көчле ютәл, бронхит интектерсә, 1 чәй кашыгы кара чәйне ярты литр кайнар суда пешерегез. Шуңа 2-3 түгәрәк кара борыч өстәгез һәм капкач белән ябып куегыз. Бераз суынгач, бал кушып эчегез. Чәй хәл кертә, борыч җылыта, ә бал авыруга каршы көрәшү өчен энергия бирә.
Банан гына димәгез
Банан – бик туклыклы ризык, аның 75% ын – су, 1,3% ын аксым һәм 0,6% ын май тәшкил итә. Бананның калган өлеше төрле углеводлардан һәм калийдан тора. Банан күп кенә авырулардан савыктыра. Мәсәлән, аны температура күтәрелгәндә, мускул спазмнары булганда, мускул тукымалары зәгыйфьләнгәндә ашарга киңәш ителә. Калийга бай булганга, банан организмнан ашкайнату калдыкларын чыгаруны тизләтә.
Банан кан басымын төшерергә дә ярдәм итә. Моннан тыш, ул аллергияне дәвалаганда да файдаланыла. Шулай ук бананда булган калий белән натрий кушылмасы күзәнәкләрнең һәм мускул тукымаларының үсешен, йөрәк тибешен һәм су-тоз балансын көйли. Бананда күп микъдарда В6 витамины бар. Әлеге витаминның организмда җитмәве алҗуга, реакциянең әкренәюенә, тынычсызлыкка, йокысызлыкка, азканлылыкка, бөерләрдә таш барлыкка килүгә, тән тиресенең начараюына, ә авыр стадияләрдә хәтта акылны җуюга да китерә.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама