Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык көнкүрешеннән канәгать

“Авыл тормышында проблемалар булырга тиеш түгел”, – ди җирлек башлыгы.

Вәрәшбаш авыл җирлегендә барлыгы 252 баш терлек исәпләнә. Әбүзәр Латыйповның гаилә фер­масы эшләп килә, хуҗалык сарыкчылык юнәлешендә дә эш алып бара. Бүген алар романовский токым­лы сарыклар үрчетү белән мәшгуль. Иске Вәрәш авы­лында яшәүче Альфир Саби­ров күпләп савым сыерлары, үгезләр тота. Вәрәшбаштан Энҗе һәм Тимур Гали­мовлар да тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләгәннәр. Алар игенче­лек һәм терлек үрчетү белән шөгыльләнә: савым сыерла­ры, үгезләр асрый.

Вәрәшбаш авыл җирлегендә 245 шәхси хуҗалыкта 641 кеше яши. Узган ел җирлектә 243 мең сум күләмендә үзара салым җыелган. Республика програм­масы ярдәме белән дүрткә тап­кырланып, 1миллион 215 мең сум акча тупланган.

Авыл юллары елның һәр фа­сылында игътибар таләп итә. Үзара салым хисабына, җәен юлларны грейдерлаудан тыш, Вәрәшбашта – олы юлдан Бе­ренче май урамына төшүче юлга, Иске Вәрәштә Чишмә ура­мына өстәмә гравий түшәлгән. Су линиясендә ремонт эшләре башкарылган. Вәрәшбашның Комсомол урамында урнашкан башнясында су насосы алыш­тырылган. Янгын куркыныч­сызлыгын тәэмин итү макса­тында, башняга илтүче юлга гравий түшәлеп, каты өслекле юл эшләнгән.

– Җәйнең эссе һәм коры килүе сәбәпле узган ел су белән тәэмин итүдә авырлы­клар да, чыгымнар да күп бул­ды. Узган еллар белән чагыш­тырганда су өчен өч тапкыр күбрәк түләдек. Су кулланган­да тотылган электр энергиясе өчен чыгымнарны халыктан җыйган акча каплап бетерә ал­мый. Ремонт материалларына да бәяләр арта. Шуны исәпкә алып, быел үзара салымны 1000 сумнан җыярга булдык,– ди Зөлфия Галиева.

Үзара салым хисабына Иске Вәрәшнең “Дуслык” чишмәсенә ремонт ясалган – капка-кой­малар, утыргычлар, баскычлар яңартылган. Борхан чишмәсенә дә ремонт планлаштыры­ла. Авыл халкы көче белән чишмәнең баскычын алыш­тырырга, буяу эшләре башка­рырга җыеналар.

– Зөлфия Галиева җирлек башлыгы булып өченче аен гына эшли, шулай да оешты­ру сәләтен күрсәтергә өлгерде, оптимистик рухлы булуы белән дә аерылып тора, – ди Тәүдәт абый Хафизов. – Без – өлкәннәр өчен бик сөенечле ва­кыйга булды авылда. Мәңгелек йортыбызның территориясен киңәйтеп, койма белән уратып алдык.

Җирлектә бер мәдәният йорты, бер авыл клубы, ике китапханә, ике мәчет, театр коллективлары эшли. Иске Вәрәш мәчетендә каникул саен әхлакый-сәламәтләндерү ялла­ры оештырыла.

– Бездә урамнарны як­тырту, юллар торышы буен­ча проблемаларның булга­ны юк. Ике авылда сиксәнгә якын яктырткыч куелган. Соңгы елларда суүткәргечләр яхшы итеп ремонтланды, су башняларының санитар зо­насы әйләндереп алынды, су насослары яңартылды. Авылда яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, – ди Хәмдия Әхмәтшина.

Быел үзара салым хиса­бына Вәрәшбаш авыл зира­тын киңәйтү, территория­сен төзекләндерү, зират йор­тына кирәкле эш кораллары алу күздә тотыла. Авылның су башнясына ремонт яса­лачак. Асылмалы күпергә дә косметик ремонт ясарга план­лаштыралар. Иске Вәрәштә су башнясына илтүче юл да ре­монт сорый. Җирлек башлы­гы үзара салым җыюда про­блемалар булмас, дип ышан­дыра.

Лилия Шәймиева.

Фото – авыл җирлеге архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама