Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык хөрмәтен яулады

Моннан 68 ел элек, ике бәйрәмне бер итеп, 23 февраль көнне Бикмурзин Галәветдин белән Мөзәккирә гаиләсендә өченче малай туа. Аңа Шәрипян дип исем кушалар. Бөек Ватан сугышыннан әтисе инвалид булып кайта. Бер аягы кыска булуына карамастан, ул төрле кибетләрдә сатучы, заготовщик эшләрен башкара.

Өйдә дә тик тормый, мал асрый, печән чаба. Әнисе аръяктагы яшелчәчелектә эшли, сөт җыя. Олы абыйсы Җәмигънур яхшы ветеринар була. Малы чирли калса, авыл халкына иң беренчеләрдән ярдәм кулы суза. Уртанчы абыйсы Галимҗан армый-талмый кырда тракторчы булып эшли. 
Шәрипян бәләкәйдән үк эшкә нык, тырыш була. Иртә таңнан салкын чык өстеннән яланаяк килеш йөгереп барып, яланга бәйләп куелган атны алып кайта торган булган. Кечкенә булса да, утын кисү, яру, аны өйгә кертү, су ташу мәшәкатьләре дә аңа йөкләнә. Эштән бушагач, иптәшләре белән уйнаганнар, кышларын Вәли тавында чана шуганнар. 
Доха Борханова, Бибинур Миңнуллина Күбәк мәктәбендә аның беренче укытучылары була. 5-10 классларда Ирхәт Ибраһимов аларның класс җитәкчесе була. Шәрипян тырышып укый, төрле ярышларда катнаша. Ул чор үсмерләре кебек колхозда да эшли. Шәрипян да башта ат белән су ташый, төзелештә эшли, тракторчы һәм комбайнчы ярдәмчесе була. Мәктәптән соң Минзәләдә шоферлар курсын тәмамлый. Куйбышев исемендәге колхозга кайтып, төзелешкә урнашуына күп тә үтми, армия хезмәтенә алына. Хәрби бурычын үтәп, янәдән колхозга кайта, шофер булып эшли башлый. Ике ел дәвамында ГАЗ-52 машинасында бик күп чакрымнар үтәргә туры килә аңа. Юллар начар булу, кар салып китү сәбәпле, өйгә кайталмый калган чаклары да күп була. 
Шофер эше күңеленә бик ошаса да, ул югары уку йортына укырга керергә карар кыла. Колхоз биргән юллама белән Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлегенә юл тота. Икенче курста укыганда Шәрипян Башкортостанның Үкәрле авылыннан килеп, Казанда эшләүче Динә исемле кызга өйләнә. Уллары Айдар дөньяга килә. Югары белемле агроном дипломы алу белән алар өчәүләп Шәрипянның туган авылына кайтып төшәләр. Дәүләт планын үтәр өчен, иртә таңнан чыгып китеп басуда – чәчү, уру, сугу, ындыр табагында икмәк чистарту, киптерү эшләрен оештыра. Чөгендер эшкәртү өчен мәктәптән ярдәмгә укучылар да чакыралар. Коры елларда хуҗалык маллары өчен Чувашия басуларында салам да киплиләр. Тырыш, уңган, үз эшен белеп, яратып башкаручы яшь агрономны район җитәкчелеге бик тиз күреп ала һәм аны Киров исемендәге колхозга эшкә чакыралар. Колхоз – районда иң зур хуҗалыкларның берсе, терлекчелектә дә, игенчелектә дә алдынгы була. Мәскәү, Казан, Уфа галимнәре белән бергә алар кечкенә тәҗрибә кырларында яңа сорт борчак, арпа, бодай үстерәләр, күп культураларны күрше районнарга, республикаларга саталар. 
Хуҗалык җитәкчесе Энгель Галимов, Украина галимнәре белән элемтәгә кереп, “Труженик” сортлы борчак алып кайтырга планлаштыра. Луганск өлкәсе Металлист бистәсенә юл тота Шәрипян Галәуович. Аннан ул кузагында 10 борчак булган яңа сорт орлык алып кайта. Шул ук елны аны үз басуларында сыныйлар. Күпләп чөгендер чәчәләр, эшкәртү өчен аны авыл халкына бүлеп бирәләр. Чөгендер арасын эшкәртү агроном кешене дә читләп узмый. Бер яше дә тулмаган кече улы Айрат, олы улы Айдар, тормыш иптәше Динә белән алар кичләрен басуда эшлиләр. 
Яңа урындагы эшенә күнегеп беткәч кенә Шәрипян Галәуовичны “Татарстан” колхозына җитәкче итеп күчерәләр. Колхозда эш җитәрлек: фермада – 100 баш сыер, 3 мең баш дуңгыз, 2 мең сарык. Чәчәсе, урасы басу җирләре дә хәйран була. Тәҗрибәле җитәкче кул астында дәүләт куйган планны дүртәр тапкыр арттырып үтиләр, иске торакларны төзәтәләр. “Татарстан” колхозында 5 ел хезмәт куйганнан соң, Шәрипян Бикмурзин Куйбышев исемендәге колхозга рәис булып кайта. Ул газ кертү өчен 20 км озынлыкта трасса суздыра, юлларны күтәртү, таш җәю, авылга чишмә суы китерү, терлек торакларын, ындыр табакларын төзекләндерү эшләренә тотына. Һәр кешенең кайгысын йөрәге аша үткәрә Шәрипян. Ярдәм сорап кергән колхозчы, терлекче, савымчыга ярдәм кулы суза. Күченеп килүчеләргә, өй салучыларга акчалата һәм техника белән булыша. 
Җитәкченең һәр язы, көзе, җәе басуда эш белән үтә. Чәчелгән культуралар чыгармы, яңгырлар явып торса, ашлыкны җыеп булырмы, кыш чыгарга ашлык җитәр микән, дип борчыла ул. Болар өстенә дәүләт планын да үтәргә кирәк. Куйбышев исемендәге колхозда 9 ел эшләгәннән соң, Шәрипян Галәуовичны Яңа Карамалы авылына колхоз җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул анда өч ел гына эшләп өлгерә, чөнки 2002 елда әлеге колхозны Куйбышев исемендәге колхоз белән берләштерәләр. Шәрипян “ПМК-13” оешмасына баш механик булып урнаша. Аннан соң “Вамин-Мөслим’’ агрофирмасында баш агроном булып эшли. Күбәк авылы белән Мөслим арасын җитәрлек таптарга туры килә аңа. “Вамин” колхозларын йөреп чыгып, чәчү, уру, сугуны карау гына түгел, янгын һәм техника куркынычсызлыгы инженерының эшен дә алып бара. 
Ата-анасы нигезендә йорт җиткерә ул. Яңа йортта ике улыбыз янына күптән көтелгән кызыбыз туды. Аңа Айсылу дип исем куштык. Ишек алларын төзекләндерү, алма бакчасы утырту, җиләк-җимеш, яшелчә үстерү, мал асрау. Балалар да эшчән-тырыш булып үсте. Олы улыбыз Айдар Алабуга милиция училищесын тәмамлап, Казанда читтән торып укып, югары белемле юрист дипломы алды. Айрат та абыйсы юлын сайлады: ТИСБИның Яр Чаллы филиалын тәмамлап, югары белемле юрист дипломына ия булды. Кызыбыз Айсылу КФУның Яр Чаллы филиалында инженер-экономист белгечлеге алды. Бүгенге көндә барысы да гаиләле, балалар үстерә. 
Тырыш, тынгысыз Шәрипян Галәуович хезмәт юлын ачык типтагы “Алга ПМК Мелиорация” җәмгыятендә төгәлләде, 2010 елда лаеклы ялга чыкты. Хөкүмәтебез аның хезмәтен лаеклы бәяләде. Ш. Бикмурзин бик күп Мактау кәгазьләренә, Рәхмәт хатларына, премияләргә лаек булды. Тырыш хезмәте, игелеклелеге, ярдәмчеллеге белән ул райондашларының, авылдашларының хөрмәтен яулады. 

Тормыш иптәше 
Динә Бикмурзина. 
Фото – авторның 
гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев