Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык битараф түгел

Район үзәгенә терәлеп үк диярлек урнашкан Мәлләтамак авылында халыкны берни дә борчымый кебек. Авыллар төзек, тирә-юньне ямьсезләп, буш ихаталар да утырмый. Урам юллары зарлана торган түгел, су линияләрен дә яңартып бетереп киләләр. 

Иң мөһиме – халкы эшсезлектән интекми, күпчелек Мөслимдәге оешма-предприятиеләргә йөреп һәм “Туган як” агрофирмасында хезмәт куя. Соңгы елларда мәлләтамаклылар районкүләм бәйге-конкурсларда алдынгылыкны бирми. Үзешчән сәнгатьтә бишенче ел инде призлы урыннарны алалар. Узган ел авыл җирлекләре арасында узган кышкы спартакиадада җиңү яуладылар. Димәк, җирлек халкы бер йодрыкка тупланып, уртак максат өчен таулар да күчерергә сәләтле. Бердәмлек, җирлек даны өчен ут йоту шундый җиңүләргә китерә дә инде. Республика программасы кысаларында Мәлләтамакта калкып чыккан клубта өстәл теннисы, бадминтон, шахмат-шашка белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылу да зур этәргеч монда. 
Авыл җыенында җирлек башлыгы Людмила Игошева болар хакында сөйләгәндә, һәркем горурланып утыргандыр. Рухи тормыш белән бергә халыкның тормыш-көнкүрешен, яшәү шартларын яхшыртуны күздә тоткан эшләр дә бар бит әле. Бу максатта биредә дә халыктан җыелган үзара салым акчасы максатчан файдаланыла. Узган ел сабантуй паркы ясап, анда агач үсентеләре утыртканнар, халыкны чиста су белән тәэмин итү максатында яңа скважина бораулаганнар, Мәлләтамак авылының Кооператив урамында су линияләре яңартылган, Молодежная урамындагы күпфатирлы йорт янына машина белән керерлек итеп юл ясаганнар, Нарат Астында чүплеккә рекультивация үткәрелгән. 
– Элек бу эшләр һәм башка проблемалар колхоз ярдәме белән хәл ителде. Бүген исә авылда халык мәнфәгатен кайгыртучы бердәнбер оешма калды, ул да булса – авыл җирлеге. Авылны яшәтү өчен республика җитәкчелеге үзара салым программасын уйлап тапмаса, җирле үзидарә дә берни дә эшли алмаган булыр иде.

Бу программа гамәлдә булганда салым акчасын җыярга, максатчан файдаланып калырга кирәк, – диде хезмәт ветераны Расыйх абый Бакыев. 
“Ашаган белми, тураган белә”, диләр. Кайберәүләр үзара салым акчасын күпсенсә дә, аның ярдәмендә башкарылган эшләр һәр җирлекнең үзендә кала. Монда республикадан дүрт тапкыр арттырылып кайтучы өстәмә булуын да онытмаска кирәк. Район башлыгы Рамил Муллин сүзләренә караганда, бу программаның эшләве авыллар инфраструктурасын үстергә зур этәргеч бирде. 
– Ел саен районда 15-16 млн сум үзара салым акчасы җыелып, республика ярдәме белән әлеге сумма 80-90 млн сумнан артып китә. Салым акчаларын иң күп җыючы районнарның берсе без. Шуңа бәрабәр республика ярдәмен дә иң күбе без алабыз, эшне дә иң күбе без эшлибез. Быел әле программа гамәлдә булачак. Һәм 1 апрельгә кадәр җыелган сумма гына дүрт тапкыр арттырылып кайтачак. Шуңа күрә соңармаска кирәк, – диде ул. 
Башкарасы эшләр, хәл итәсе проблемалар Мәлләтамак җирлегендә дә бар әле. Аларның быелга планлаштырылганнары белән җирлек башлыгы да таныштырды, халык үзе дә күтәреп чыкты. Әйтик, Колхоз урамына су кертергә кирәк. Юкса, өч ел рәттән кышкы суыкларда торбалары ярылып интектергән. Салым акчасы белән генә хәл ителмәслек эшләр дә бар. Нарат Асты авылы юлы язгы-көзге пычракларда йөрмәслеккә әйләнә икән. Халык, юлга асфальт җәйдереп булмасмы, дип сорый. 500дән артык кеше яшәгән Мәлләтамак авылында бүген фельдшер юк. Дөрес, район үзәк хастаханәсеннән график нигезендә килеп торалар. Ләкин алар озак тоткарланмый, килсәләр дә күп очракта халык белми дә кала икән. Бу мәсьәләгә үзәк хастаханәнең баш табибы Рамил Морзаханов ачыклык кертте: 
– Мәлләтамакта фельдшер тотарлык мөмкинлек бар. Ләкин эшләргә кеше юк. Әлеге белгечлеккә юллама нигезендә бушлай уку өчен кеше җибәрә алабыз, барырга теләк белдерүче юк. Әлегә хәлдән чыгу өчен атнага бер тапкыр үзәк поликлиникадан фельдшер җибәрәбез. Моннан соң ул конкрет график нигезендә – һәр җомгада 8.00-12.00 сәгатьләрдә хезмәт күрсәтәчәк. 
Әнә шулай халыкның активлыгы шартларында үтте Мәлләтамакта авыл җыены. Анда катнашкан ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та игътибар итте моңа. 
– Республика программалары кысаларында Мөслимдә күп эшләнә. Күренеп тора, халык җирлекләрдә башкарылган эшләрдән канәгать һәм рәхмәтле. Шул ук вакытта үзләренең фикер-тәкъдимнәрен дә җиткерәләр. Димәк, алар авылларның киләчәгенә битараф түгел, – диде министр. 
Әлфинур Ногманова.

 

Гөлнара Хөсәенова РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатына лаек булды.Әлфинур Ногманова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев