Мөслим-информ

Халык һаман битараф

Үзебез яшәгән җирлеккә битараф булмыйча, булганны саклап яшәргә өйрәнсәк иде!

Мөслим урамнарында чүп түгү өчен контейнерлар урнаштырылса да, халык чисталык мәсьәләсенә һаман битараф булып кала. Шулай булмаса, контейнер янына кайберәүләр чүпләрен өеп китмәсләр иде. Авзалов урамындагы күпфатирлы йорт ишегалдында бер үк кешеләр чүп савытының капкачын ачарга иренеп, чүпне янәшәдә генә калдырып китәләр. Копператив урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында куелган чүп савыты кайчан карама өеп куелга чүп-чар белән күмелеп утыра. Кулланышта булган матрац та, өстәл дә, башка төзелеш материалларын да болгап кына атканнар шикелле. Үзебез яшәгән җирлеккә битараф булмыйча, булганны саклап яшәргә өйрәнсәк иде!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: