Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халкыбызның узганы – данлы һәм шанлы

Илдә 1552нче еллардан соң татарлар, үзләренең империясен яклап, нинди генә яуларда катнашмаган, нинди генә батырлыклар күрсәтмәгән?! Әмма ни кызганыч, яулаган үрләр һәрвакыт кимсетелеп, төссезләндереп күрсәтелгәннәр яки бөтенләй төшереп калдырылганнар.

Соңгы Бөек Ватан сугышын гына алсак та, җәлилчеләрнең батырлыкларын әле бүген дә күтәреп чыгучы кеше юк. Бер Муса Җәлил генә тиешле бүләккә ия. Рейхстагка беренче җиңү байрагы кадаучы Гази Заһитов күләгәдә калды. Атаклы “катюша”лар капитаны Әлмәт егете дә шундый язмышка ия булды, геройлыктан мәхрүм калды. Минемчә, бу өлкәдә безнең тарихчыларыбыз да җитәрлек эшләми.

Күптән түгел миңа “Укып булмас микән?” дип, Мөслим районы Әлмәт авылы зиратыннан бер кабер ташының рәсемен җибәргәннәр иде. Анда 1785 елда туган походный старшина Нигъмәтулла (Нигамәтулла) Якупов җирләнгән булып чыкты. Әлмәт авылы егете 1807 елда французларга каршы яуда катнаша, ул вакытта Нигъмәтуллага 22 генә яшь була. 1812 елда Парижны алганда күрсәткән батырлыгы өчен көмеш медаль белән бүләкләнгән Нигъмәтулланың характеристикасына кыскача болай язылган:

“1807 г. находился в армии против французских войск в походах и сражениях, в 1812-1814 гг. находился в армии в 5-м башкирском полку против французских войск в походах за границей и сражениях, имеет серебряные медали в память 1812 г. и за взятие Парижа, усердный, каковых способностей ума – здравый, по татарски читать и писать умеет, каков в хозяйстве – хорош”.

Минемчә, Нигъмәтулла Якуповка туган авылында, ә бәлки район үзәге Мөслимдә дә урам исеме бирелергә хаклыдыр. Кайбер җирләрдә, ә төгәлрәк әйтсәк, Оренбург өлкәсендә, район һәм авылларга кергәндә сине мондыйрак мәгълүматлы такта каршы ала: авылга яки торак пунктка кайчан нигез салынган; бу торак пунктка, яки районда ничә Советлар Союзы Герое туган, яки яшәгән; бу торак пунктта нинди күренекле шәхесләр яши. Безнең районда да шулай эшләсәк, бик күркәм булыр иде.

Миңнулла хаҗи Абдуллин, Краснояр авылы имам-хатыйбы.

Фото – Мөслим мөхтәсибәте архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев