Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КФУны тәмамлаган туташ Татарстанны халыкара “Җир шары гүзәле” бәйгесендә тәкъдим итә

Бәйге 23 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр уза, анда 60лап туташ катнаша. (Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Казан федераль университетын тәмамлаган 26 яшьлек Гүзәл Шәйхетдинова халыкара "Җир шары гүзәле" бәйгесендә Албаниядә һәм Италиядә чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте. Бәйге 23 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр уза, анда 60лап туташ...

Бәйге 23 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр уза, анда 60лап туташ катнаша.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Казан федераль университетын тәмамлаган 26 яшьлек Гүзәл Шәйхетдинова халыкара "Җир шары гүзәле" бәйгесендә Албаниядә һәм Италиядә чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.

Бәйге 23 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр уза, анда 60лап туташ катнаша.

"Җир шары гүзәле" бәйгесе тарихы 1925 елга, Истанбулда шул исемдәге беренче матурлык бәйгесенә барып тоташа. Соңгы елларда бәйге Албаниядә уза.

Россияне ике туташ тәкъдим итә: берсе аның Себердән, икенчесе Новочебоксарскидан.

"Җир шары гүзәле" титулын дәгъвалаучы кызлар жюри каршына милли киемнәрдән, коену һәм кичке күлмәкләрдән чыгачак, талантлар бәйгесендә осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Гүзәл Шәйхетдинова үзе иҗат иткән рок жанрындагы җырны башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев